Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Язгы пычрактан арыну

Кыштан соң пыялаларны чистарту өчен хәзер әллә ничә төрле химик препарат бар. Әмма тәрәзәләрне кул астындагы әйберләр белән генә дә ялтырап торган итәргә мөмкин.

1 литр суга 1 чәй содасы һәм кер сабыны эремәсе салып болгатырга. Эремә кер сабынныкы булырга тиеш.

Тәрәзәләр каты пычранган икән, сода эремәсе ярдәм итәр. Эремәне сиптереп, 10-15 минутка калдырырга да ярый.
Сода белән рамнарны ышкымагыз. Ул аларны бозарга мөмкин.

Әлеге катнашманы рамга сөртергә һәм яхшылап ышкып, юып алырга кирәк.

Моннан тыш, тәрәзәләрне юганда салкын су һәм аш серкәсе дә ярдәм итә. Башта тәрәзәне салкын су белән юдыртып төшерергә. Су җылы да, кайнар да булмасын.

Ә тәрәзә пычраграк булган очракта, 1 литр суга 6-9 процентлы аш серкәсен салкын суга салып, шул катнашма белән юарга. Аннан тәрәзәләрне яхшылап корытырга.

Бик каты пычранган, майланган тәрәзәләрне нашатырь спирты ярдәмендә чистарталар. 1 литр суга берничә тамчы спирт тамызып, пыялаларны юалар.
 

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев