Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Җиһаз сатып алырга җыенучы баулыларга киңәшләр

Хәзерге вакытта фотосына карап җиһаз сатып алу популяр. Бу уңайдан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы биргән кайбер киңәшләрне истә тоту зарур.

Җиһазны фотосына гына карап алырга теләүчеләр сатучы белән язмача килешү төзесә яхшы. Мондый килешү товар үрнәге буенча сатып алу килешүе булып тора. Җиһазны алгач, төрле күңелсезлекләргә юлыкмас өчен, килешүдә күрсәтелгән шартларга (җиһазны китерү срогы, җиһазның размеры, төсе, нинди материалдан эшләнүе) аеруча игътибар итү зарур. Мондый килешү язмача төзелмәсә, барыбер килешүне язмача рәсмиләштерүне таләп итәргә яки әлеге сатучыдан товар сатып алудан баш тартырга кирәк.

Сатып алынган җиһазның сыйфатсыз булуы ачыкланса, аның нинди материалдан эшләнүе күрсәтелмәгән булса нишләргә? Бу очракта Россия Федерациясенең “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы законының 12нче маддәсенә таянырга була. Анда товар (җиһаз) турында тулы мәгълүмат бирмәгән өчен сатучының җаваплы булуы күрсәтелгән.

Тагын бер киңәш: сатып алу килешүе төзегәнче үк, җиһазны җитештерүче турында мәгълүматны алдан белешү кирәк. Дөрес карарга килү өчен, сатучыдан товарның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын раслаучы документларны (сертификат, декларация һәм башка документлар) күрсәтүен таләп итү зарур.

Җиһаз сатып алганда истә тотылырга тиешле тагын бер киңәш: җиһазларны аерым-аерым махсус төргәкләрдә китерәләр. Китерүчегә акча биреп, товарны тиз генә алып калырга ашыкмагыз. Төргәкләрнең һәрберсен ачып, әйберләре җитү-җитмәүне тикшереп, сыйфатлы булуына инаныгыз. Аннары гына кабул итү-тапшыру актына кул куегыз. Әгәр андый мөмкинлек булмаса, җиһазны кабул итү турында накладнойга, тикшерелмичә алынды, дигән тамга салу отышлы.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы

Фото https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев