Яшь агачларны ничек кышлатырга?
Ел саен бакчабызга яңа агачлар утыртабыз. Ләкин яз көне аларның берсе дә тернәкләнеп китә алмый. Йә аларны куяннар кимергән булып чыга, йә тычканнар зыян сала. Өшегәннәре дә бар. Көздән бакчага утырткан агачларны ничек сакларга?
Кышын агачларга нинди куркыныч яный?
Күпчелек агачлар безнең җирлеккә яраклашкан, салкынга чыдам булсалар да, күп вакыт алар салкыннан түгел, җылыдан зыян күрә. Әйе-әйе, ничек кенә сәер булып тоелмасын, бу шулай.
Безнең якларда кайбер елны кыш тиз генә урнашмый. Башта суыта, аннары көннәр җылытып, яуган бөтен кар эреп бетә. Мондый чакта агачлар вакытны бутый. Җылы һава һәм дым аркасында аларның бөреләре бүртә. Кабаттан суыткач, бу бөреләр өши.
Яшь агачларга кояш та нык зыян сала. Март аенда, кояш туры карый башлагач, кәүсә тирәсендәге кар эри. Караңгы төстәге кәүсә көн дәвамында кояшта җылынып тора. Ә төннәрен әле суыта, һәм җылынган кәүсәнең кайрысы шартлап ярыла.
Кайсы елларда кышын кар аз ява. Калын кар катламы яшь агачларның әле тирәнгә китеп өлгермәгән тамырларын өшүдән саклар өчен кирәк. Карсыз елны аларның тамырлары өши. Яшь тамырлар өшесен өчен салкынлыкның 30 градуска җитүе дә кирәкми, -10–15 градус та җитә.
Кышкы салкын җилләр агачларның кайрысын талкый, киптерә. Нәтиҗәдә, язын алар корырга мөмкин.
Яшь агачлар өчен карсыз кыш куркыныч булган кебек үк, артык күп кар яуса да куркыныч. Аларның әле ботаклары нечкә, кар авырлыгын чыдата алмавы ихтимал.
Кимерүчеләр. Болар бакчага утырткан яшь агачларның кәүсәсен кимерә. Кайрысына зыян килгәнгә, кәүсәләр буйлап су йөри алмый, нәтиҗәдә агачлар корый.
Агачларны ничек сакларга?
Биш яшьтән дә картрак булмаган җимеш агачларын кышка махсус әзерләп калдырырга кирәк. Бу чаралар нинди соң?
Беренчедән, коелган яфракларны тырмалап алып, кәүсә тирәсен чистарту. Коелган яфрак асларында төрле бөҗәкләр кыш чыгучан, яз көне алар киредән агачка үрмәләп, зыян китерә.
Көннәр суытып, кар ятмый торса, кәүсә тирәли туфракны мүлчәләргә кирәк. Мүлчәләүне көннәр суыткач кына башкаралар. Моның өчен салам, пычкы чүбе, коры печән, ылыс, торф, черемә, чыршы яки нарат ботаклары кулланыла ала. Мүлчәнең калынлыгы 20 сантиметр булырга тиеш.
Көчле җилләрдән һәм кар авырлыгыннан агачларның ботаклары сынмасын өчен, аларны ныгыталар. Кәүсәне һәм иң юан скелет ботакларын берәр төрле терәүгә бәйләргә кирәк. Кар басмасын өчен, кышын ботакларны сарган карны әкрен генә кагып төшерәләр. Яз көне кар сулана һәм бик авырая.
Куяннардан һәм тычканнардан саклар өчен, агачларның күәсәсен чыршы һәм нарат ботаклары белән урап бәйлиләр. Чүпрәккә каен дегете сеңдереп, аның белән дә урарга була. Гадәттә, бу исне алар яратмый. Кибеттә «Пугач» дип аталган махсус чара да сатыла.
Тагын бер борынгы ысул – яшь агачларның кәүсәсенә һәм скелет ботакларына кызыл балчык эремәсе сылау. Эремәгә каен дегете дә куша аласыз.
Язгы кояштан саклар өчен, яшь агачларны төрергә дә кирәк. Бик зур булмаган агачларга капчык кидерергә була. Зурракларын лутрасил белән каплыйлар.
Агачларны көннәр җылы торганда капларга ярамый, моны температура кимендә -5 градуска кадәр суыткач кына башкаралар.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев