Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Яман шештән дә савыктыра

Җир туңганчы җыеп калыгыз!

Җир туңганчы, дару үләннәренең тамырларын җыеп калырга кирәк. Халык медицинасында иң күп кулланылганы — кычыткан тамыры.
Инсулинга резистентлык, күкрәктә фиброз-кисталар, күкрәк рагы, эндометриоз, хатын-кыз күкәйлегендә фиброма, кистаны дәвалауда кычыткан тамырын кулланырга була. Кояш нуры тәэсиреннән биткә чыккан коңгырт тимгелләрне бетерү өчен тамырны төнәтеп эчү файда бирә.

Ничек кулланырга?
1 стакан суга 1 аш кашыгы киптерелгән кычыткан тамырын салып, утка куярга. Кайнап чыгу белән уттан алырга. Тастымал белән төреп, 1 сәгать төнәтергә. Дүрткә бүлеп, көн буе ач карынга эчәргә. Ике атна кулланырга.
Кычыткан тамыры канны куертырга сәләтле, шуңа күбрәк су эчәргә, шикәрле, углеводлы ризыклардан баш тартырга кирәк. Тубылгы (таволга), усак кайрысы, тал кайрысы, кандала үләне (донник) төнәтмәсен куллану да кан куерудан саклар.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев