Якаларны шампунь белән чистартып карагыз
Ир-егетләр күлмәген тиз генә чистартып була.
Гадәттә күлмәкнең якасы һәм беләзек урыннары тиз пычрана. Ирләр күлмәгенең – бигрәк тә. Яка-манжеттагы тир тапларын шампунь белән бик тиз бетереп була. Бу очракта савыт-саба юу сыекчасы да ярдәмгә килергә мөмкин. Тир таплары – аксымлы, майлы таплар. Ә шампунь һәм сыекча – нәкъ менә шундый пычрактан котылу өчен уйлап табылган да.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев