Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Иң файдалы эчемлекләр

Организмга суга караганда да күбрәк файдалы матдәләр бирүче эчемлекләр бар.

ЯШЕЛ ЧӘЙ

Яман шеш, остеопороз, йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын кисәтә. Яшел чәйдә флавоноид, полифенол матдәләр һәм антиоксидантлар күп. Алар тән күзәнәкләрен начар йогынтылардан саклый. Чәй составындагы фтор сөякләрне ныгыта һәм тешләр өчен файдалы.

 

БӨТНЕК ЧӘЕ

Ашказаны эшчәнлеге бозылганда эч авыртуны киметә, аш кайнатуга ярдәм итә. Бөтнек буыннардагы авыртуларны һәм киеренкелекне бетерә.

 

1 ПРОЦЕНТЛЫ СӨТ

Сөттә катлаулы углеводлар, аксым һәм аз күләмдә май бар. Шуңа күрә ул организм тарафыннан бик акрын үзләштерелә. Катлаулы углеводлар ярдәмендә кандагы шикәр күләме тотрыклы кала. Сөттәге кальций яхшы үзләштерелә. Моннан тыш, кальций күзәнәкләргә майларны “яндырырга” булыша.

 

НОГЫТ БОРЧАГЫННАН ЯСАЛГАН СӨТ

Ногыт борчагы сөте йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын булдырмый калуга булыша. Анда булган аксымнар кандагы “начар” холестеринны һәм триглицеридларны киметә. Әмма сыер сөтен тулысынча аның белән алмаштырырга ярамый. Ул очракта организмга кальций һәм А витамины җитмәячәк.

 

ТОМАТ СОГЫ

Яман шешнең күптөрле формаларыннан кисәтә. Билгеле булганча, яңа пешкән помидор ризыкларында бик күп ликопин бар. Бу матдә йөрәкне саклый.

 

КАЙНАР ШОКОЛАД ЯКИ КАКАО

Кәефне яхшырта, йәрәк-кан тамырлары чирләрен кисәтә. Кайнар шоколад эчү серотонин гормонын эшләп чыгаруны арттыра, ә ул аз булганда, гел кәеф төшүчән була.

 

МҮК ҖИЛӘГЕ СОГЫ

Казналык авыруларын кисәтә, сидек юлларындагы чирләр белән көрәшергә ярдәм итә.

 

ӘФЛИСУН СОГЫ

Әфлисун согындагы С витамины иммунитетны ныгыта, күз авыруларыннан файдалы. Анда фолий кислотасы күп булганлыктан, авырлы хатын-кызлар өчен файдалы. Әлеге кислота җитәрлек күләмдә булганда, яралгы яхшы үсеш ала.

 Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X