Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Иң файдалы балыкны беләсезме?

Иммунитет өчен аеруча файдалы бу балыкны рационга ешрак кертегез.

Диетолог һәм нутрициолог Надежда Цапкина русиялеләргә иң файдалы балыкны атады.

Белгеч сүзләренә караганда, иң файдалы диңгез ризыклары — скумбрия һәм сельдь.

Цапкина аңлатуынча, Төньяк диңгезләре балыгы файдалы матдәләргә һәм витаминнарга бик бар. Аерым алганда, аның составында җиңел үзләштерелә торган аксым, D витамины, омега-3 һәм антиоксидантлар бар.

"Болар барысы да иммун системасына яхшы тәэсир итә", — дип белдерә диетолог.

Кеше организмына зыян китерергә мөмкин булган зарарлы матдәләрнең саны балыкның зурлыгына бәйле, ди

"Балык кечерәк булган саен, анда токсиннар да азрак җыела", – дип ассызыклый Цапкина.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев