Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Горчица турында ни беләбез?

Әлеге аш тәмләткеч һәр йортта бар һәм аны кулланмаган кеше аздыр. Сез горчицаның бу үзлекләрен белә идегезме?

Нәрсәдән файдалы

Яман шеш авыруын кисәтә. Кәбестә белән бер семьялыкка караган горчица  глюкозинолат дигән матдәгә бай. Ә бу ракны кисәтүдә мөһим роль уйнаучы матдә булып санала.

Пзориазны дәвалый. Пзориаз аутоиммун чир булып санала. Горчица орлыкларын даими куллану организмның саклагыч функциясен уятып җибәрә.

Тимрәүдән дәва (лишай). Бу исә аның күкерткә бай булуы белән аңлатыла. Моның өчен горчица орлыкларын издереп ясалган пастаны авырткан урынга сыларга кирәк.

Салкын тигәннән булыша. Аюрведа буенча, горчица кайнар ризык, организмны җылыта. Температура булмаганда, томауны, тамак шешкәнне дәвалар өчен аякларны горчица порошогы салынган кайнар суга тыгып утыру шифа бирә. Суны табакка түгел, чиләккә салып, аякларны тезләргә кадәр җылыту яхшырак нәтиҗә бирә. Балаларга салкын тигәндә горчица порошогын коры оекбаш эченә салып, өстеннән йон оекбаш кидереп йоклатырга кирәк.

Остеохондрозны җиңеләйтә. Арка-җилкәләр авыртып интерктерсә, шул урынга горчичниклар куегыз. Горчичник ролен марляга сылаган горчица пастасы да үти ала. Тик сак булыгыз, озак тотып, тәнегезне яндыра күрмәгез.

Кандагы холестеринны киметергә булыша. Бу очракта аның орлыгын түгел, үләнен куллану яхшырак.

\Горчицада К витамины күп. Ә ул Альцгеймер чирен кисәтергә булыша.

Горчицаның зарары
Аның яндыра торган үзлеге бар, тирегә сөрткәндә, сак булыгыз.

Горчица орлыгында гойтроген дип аталган матдә бар. Ул калкансыман бизнең эшчәнлеген тоткарларга мөмкин.

Горчицада оксалатлар күп. Ә ул организмга кальцийны үзләштерергә комачаулый. Бөер, үт куыгында таш булган кешеләргә горчицаны күп кулланырга ярамый.

Горчицаны кичке якта ашау йокысызлыкка китерергә мөмкин.

Аллергия булганда горчицаны бик сак кулланыгыз.

Ашказанында гастрит булган кешеләргә горчицаны кулланырга ярамый.

Фото:  pixabay.com/

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/belms-bel/gorchitsany-bash-faydasy-m-bish-zyyany

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев