Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Гөмбә генә димәгез

    Гөмбәләрдән агулану өлның һәр фасылында да булырга мөмкин, ләкин яз һәм җәй айларында бу бигрәк тә еш күзәтелә.

    Ашарга яраклы барлык гөмбәләр дә авыр эшкәртелүче азыклар рәтендә йөриләр, чөнки аларның составында күп күләмдә авыр үзләштерелүче хитинга охшаш күзәнәкләр бар. Ашарга яраклы булу ягыннан гөмбәләр түбәндәге группаларга бүленәләр.
    Ашарга яраклылар – ак гөмбә, усак гөмбәсе, майлы гөмбә, опята, җирән гөмбә, лисичка.
    Шартлы рәвештә ашарга яраклы – ак һәм кара гөреҗдә (груздь), опятаның берничә төре, волнушка һәм свинушка.
    Агулы гөмбәләр – төссез поганка, чебен гөмбәсе, ялган опята, сатана гөмбәсе.
    Агулану нигездә агулы һәм шартлы рәвештә ашарга яраклы гөмбәләр кулланудан була, соңгысыннан агулану тиешле кулинар эшкәртү булмаганда очрый. Агулану ашарга яраклы гөмбәләрдән дә булырга мөмкин – сүз ашказаны-эчәк авырулары белән җәфаланучылар турында бара. Промышленность биналары, юл кырые, чүп түгү урыннарына ерак булмаган урыннардан җыелган гөмбәләрнең составында аяныч нәтиҗәләргә китерергә сәләтле бик күп агулы матдәләр була. Бу очракта бик оста гөмбәчеләр дә ялгышырга мөмкиннәр.
    Шартлы рәвештә ашарга яраклы гөмбәләр белән агуланган очракта, гөмбәне кулланганнан соң 0,5-2 сәгать үткәч, авыруда күңел болгану, косу, эч китү күзәтелә. Тән температурасы нормаль булырга мөмкин. Дөрес дәвалау булган очракта, авыру кеше 1-2 тәүлек эчендә тереләчәк.
    Тышкы кыяфәте үзенчәлекле булу сәбәпле чебен гөмбәсеннән агулану сирәк очрый. Бу очракта агулануның төп билгеләре булган күңел болгану, косу, эч китү 30-40 минуттан соң күзәтелә. Көчле тирләү, селәгәй һәм күз яше агу, тын кысылу, күз карасының кечерәюе, ярсу, саташу булырга мөмкин. Үз вакытында дөрес итеп дәвалау үткәрелсә, авыру 1-3 тәүлектән аякка басарга мөмкин.
    Ә менә төссез поганка белән агуланган кешеләрнең 95 % ы үлә. Агулануның төп сәбәбе – аны опята яки сыроежкалар белән бутап куллану. Коры вакытта бу гөмбәләрне төссез поганка белән бутау бигрәк җиңел. Бу гөмбәне әз генә кабып карау да үлем белән тәмамланырга мөмкин. Гөмбәдәге агулы матдәләр, бавырга тәэсир итеп, аның күзәнәкләрен җимерәләр. Ул агулы матдәләр гөмбәне пешергәндә дә, тозлаганда да, маринадлаганда да бетмиләр. Авыруның билгеләре 6-40 сәгатьтән соң каты эч авырту, туктаусыз косу, эч китү белән башлана. Косу һәм эчнең сыеклануы нәтиҗәсендә еш бәдрәфкә йөрү организмдагы тоз һәм су запасын бетерә. Моны кечкенә балалар һәм өлкән яшьтәгеләр бигрәк авыр кичерәләр. Бөер һәм бавырның эшчәнлеге начарая. Агулануның 5-7 нче тәүлегендә кеше үләргә дә мөмкин.
    Мондый хәлләр булмасын өчен нәрсәне истә тотарга? Әгәр, гөмбә ашаганнан соң, эч китү, күңел болгану күзәтелә икән, һичшиксез, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гөмбәдән каты агулануны дәвалауның уңышы, дәвалауны үз вакытында башлаудан тора. Врач килгәнче үк җылы су, тоз яки марганцовкалы эремә белән авыруның ашказанан юдыртырга, активлаштырылган күмер эчертергә һәм урынга яткырырга кирәк.
    Гөмбә белән агулану очракларын киметү өчен, гади генә берничә кагыйдәне истән чыгармаска кирәк: шикләнгән гөмбәләрне җыймаска; очраклы кешеләрдән сатып алынган; шәһәр һәм промышленность объектлары тирәсеннән җыелган, искергән, күптән җыелган гөмбәләрне бөтенләй кулланмаска; гөмбәләрне эшкәртү технологияләрен катгый үтәргә; балаларга, өлкән кешеләргә, ашказаны-эчәк авырулары белән интегүчеләргә, авырлы хатыннарга гөмбә ризыкларын кулланудан сакланырга.

     

     

    Фото: pixabay.com

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: