Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Гөлләргә ни өчен аспирин сибәләр?

Мондый эремә сипкәч, гөл купшыланып китәр, чәчәк ата башлар.

Гөлләргә аспирин сипсәң, алар тизрәк үсә, озаграк чәчәк атып утыра. Аспирин сипсәң, корый башлаган гөлләргә дә хәл кереп китә. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Аспиринлы эремәне ике тапкыр, беренче сибүдән соң 7 көн узгач кабатлап сибәргә була.

Эремә ясар өчен 2 литр суга аспирин сәдәфенең яртысын изеп салырга кирәк.

Мондый эремәне гөлләрнең яфракларына да сибәргә була.

Бер тапкыр сипкәч үк яфраклар яшелләнүен күрерсез, аннары гөл купшыланып китәр, чәчәк ата башлар.

Вазадагы чәчәкләр озак торсын өчен дә суга аспирин салалар.

Бүлмә гөлләрендә гөмбәчекләр үрчемәсен өчен дә аспирин ярдәм итә.

Фото: pixabay.com

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев