Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Газ белән сак булу зарур!

Соңгы вакытта Татарстанда сөрем газы белән агулану очраклары артты.

Еш кына фаҗигале очраклар газ приборларын куллану кагыйдәләрен үтәмәгән кешеләрнең җавапсызлыгы аркасында була. Төтен юллыгында һәм җилләтү каналында тарту көче булмаган килеш яки җитәрлек булмаганда яки кирегә тарту көче булганда, газ җиһазларын куллану кагыйдә бозу санала.

Тикшерүләр барышында кирегә тарту көче барлыкка килүгә йогынты ясарлык җитешсезлекләр ачыклана, алар – герметик тәрәзә һәм ишекләр кую, аш бүлмәсендә ишек булмау, торак биналарны кабаттан планировкалау (аш бүлмәсен торак бүлмә белән берләштерү, санузелны ванна бүлмәсе белән кушу), җилләткеч каналларны кухня җиһазлары белән каплап кую яки аларны  үзбелдек белән үзгәртү.

Хөрмәтле баулылар, газ приборларын кулланганда, РФ хөкүмәте карары белән расланган “Газдан файдалану кагыйдәләрен...” (21.07.2008 ел, №549) катгый үтәү зарур. Ул һәр фатирда абонент китабында бар.

 

Иң мөһимен истә тотыгыз!

  1. Газ приборларын кулланганда, бинага һава кереп торырга тиеш.
  2. Газ приборларын кулланыр алдыннан, тарту көче булу-булмауны тикшереп карау зарур.
  3. Кимендә елга бер тапкыр газ приборларына техник хезмәт күрсәтү уздырырга кирәк.

А.Каюмов,
Бөгелмә зона торак инспек
циясе

начальнигы вазифасын башкаручы

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев