Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Галимнәр алма ашауның көтелмәгән нәтиҗәсен ачыклаган

Алма составындагы фитонутриентлар кешенең баш миендә яңа нейроннар барлыкка килүен стимуллаштыра ала.

Алма ашау хәтер үсешенә йогынты ясарга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Квисленд Университеты һәм Немец нейродегенератив авырулар үзәге галимнәренең тикшеренүенә сылтама белән хәбәр итә.

Белгечләр тычканнарның баш миендәге кәүсә күзәнәкләрне үстергән һәм аларга алма составындагы фитонутриентларны кушкан. Сынау нәтиҗәләре әлеге матдәләрнең югары концентрациясе яңа нейроннар барлыкка килү процессын стимуллаштыруын күрсәткән.

«Ресвератрол һәм эпигаллокатехин-3-галлат кебек фитонутриентлар, баш миен дә кертеп, төрле органнарга уңай йогынты ясый ала», — дип яза тикшеренү авторлары.

Мондый эффект физик күнегүләр (алар, кагыйдә буларак, нейрогенезга ярдәм итә) ясаган вакытта да булырга мөмкин.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/27-02-2021/galimn-r-alma-ashauny-k-telm-g-n-n-ti-sen-achyklagan-5809495

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев