Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Гаилә акчасы кем кулында булырга тиеш?

Нәрсә ул гаилә акчасы, ул күпме булырга тиеш, кайлардан җыелырга тиеш? Моны беркем дә төгәл белми.

Нәрсә ул гаилә акчасы?

Гаилә бюджеты дигән термин бар.  Без барыбыз да аптырыйбыз бит инде, кайда югала бу акча шулкадәр зур тизлек белән дип. Менә шулай аптырып туйгач, акыллы кешеләр моны тикшерергә булганнар, һәм акчаның кайда югалуын тиененә кадәр чутлап, яшерен дәфтәрләренә язып барганнар. «Көн саен бер икмәк – фәлән сум, сөт – фәлән сум, сагыз – фәлән тиен, теш чоку чырасы – фәлән тиен...» – шул рәвешлерәк.

Боларны аркылыга-буйга тикшереп чыккач, нәрсәнең чынлап та кирәк, ә нәрсәнең артык булуы ачыкланган. Әйтик, ирең тәмәке тарта икән, көн саен йөз тәңкәдән генә дә бу өч мең тирәсенә төшә. Үзе бер кредит түләгән кебек. Хатыны моны белгәч: «Урра! Ир кисәгенең башын катырырга тагын бер сәбәп табылды!» – дип, шатлыгыннан күккә сикерә язган. Тик аягындагы кичә генә кибеттән алып кайткан биек үкчәле танкеткасын жәлләп, сикермичә калган. Үкчәсен сындырсаң – фәлән мең ич! Ирең ел буе тәмәке тарткан кебек... Әле аның помадасын, крем-мазьларын, бергә эшләгән хатынның ахирәте алдап саткан «затлы хушбуй»ларын да өстәсәң... Карале, бу акчаның әллә күпмесе бөтенләй кирәкмәгән нәрсәләргә китә икән ич!

Менә шул рәвешле, «гаилә бюджеты» дигән термин килеп чыккан. Барлы-юклы акчаның аерым бер вакыт эчендә кайдан килеп, кайда китүен өйрәнүче фән.

Шушы фән буенча, чыгымнарны дүрт төргә бүләләр икән: мәҗбүри чыгымнар (квартплата, кредит, утка-газга түләү һ. б.), балалар өчен (аларга кием-салым, уку әсбаплары, төрле чараларга йөрү һ. б.), гаилә чыгымнары (фатир ремонтлау, мебель алу, азык-төлек, кием-салым һ. б.), шәхси чыгымнар (һәр гаилә әгъзасының үз кирәге өчен тотыла торган акча). Болардан тыш, кайберәүләр акчаның бер өлешен көтелмәгән очраклар килеп чыкса дип тә җыеп бара. Кемдер – авырып китсә, мәсәлән, яки эшен ташларга мәҗбүр булса.

Ә керемнәр, гадәттә, ике генә төргә бүленә: ирнең хезмәт хакы һәм хатынныкы.

Гаилә акчасы дигән нәрсә – шушы чыгымнарны алдан чамалап, алынган яки алыначак керемнәрдән бүлеп куелган акча булып чыга.

 

Акча кем кулында булырга тиеш?

Гаилә бюджетын алып баруның, нигездә, өч ысулы бар. Әлбәттә, аларның тагын әллә ничәшәр вариантын табарга мөмкин. Ләкин нигезе – шушы өч юл.

Демократик (аерым) ысул. Монда һәркем үзе тапкан акчаны үзе теләгәнчә тота. Әгәр ниндидер эре әйбер сатып алырга кирәк икән – кушылалар, яки  бу вакытта кемнең акчасы бар – шул ала. Ә икенче юлы – икенчесе алырга мөмкин.

Бу ысул иң әйбәте кебек. Ике арада килешүчәнлек, үзара хөрмәт булган чакта, әлбәттә. Әгәр хөрмәт юк икән, ул бер гаилә әгъзасын саву сыманрак төс алырга да мөмкин. Әйтик, теге юлы да синең акчаңа, бу юлы да... Кием-салым да, азык-төлек тә синнән...

 

Бергәләшеп. Бу очракта һәр гаилә әгъзасы кесәсен әйләндереп үз хезмәт хакын чыгарып сала. Уртак касса рәвешендәге бер нәрсә хасил була. Барлык нәрсәне дә үзара килешеп сатып алалар. Беркем дә уртак кассага рөхсәтсез якын килми.

Монысы – ир дә, хатын да бер чама акча алганда отышлы. Әгәр берәрсе күбрәк ала икән, кайчан да бер тавыш чыгачагы көн кебек. Мин шулкадәр акча алам, мин яшәтәм сине, мин ашатам... Әлбәттә, үзара татулык булмаса инде...

 

Кушылган. Бу очракта гаиләнең айлык чыгымы икегә бүленә, һәм һәр гаилә әгъзасы үз өлешен кертә. Уртак чыгымнардан артып калган акчасын һәркем үзе теләгәнчә тота.

Идеаль вариант. Кеше гаилә өчен дә өлешен кертә, үз хасиятләренә дә кала. Ләкин теләге булган кеше бу очракта да тавыш чыгарырга мөмкин. Мәсәлән, хезмәт хакы тигез булмаган очракта: «Ә мин өйдә күпме эшне эшлим.  Синең кебек әзергә-бәзер генә булсам, мин дә шулкадәр хезмәт хакы алган булыр идем. Өстәвенә, бөтен акчамны гаилә өчен чыгарып салам...»

 Күренүенчә, һәр очракның үз өстенлеге, үз кимчелеге бар. Нинди генә ысулны сайласаң да, үзара хөрмәт, гаделлек юк икән – гауга чыкмый калмаячак. Һәм эш монда хәтта акчаның күләмендә дә түгел. Акча беркемгә дә җитми, чөнки керем арткан саен, ихтыяҗлар да, чыгымнар да күбәя. Әйтик, син гади генә хезмәт хакы алып эшлисең икән, гади генә киемгә дә канәгать буласың. Ә инде миллиардерлар арасында кайнашасың икән, кигән киемең дә затлы һәм кыйммәтле булырга тиеш. Шунсыз – эшең бармый.

Акчаның кем кулында булуы артык мөһим дә түгел. Иң мөһиме – булсын ул. Һәм гаиләгә хезмәт итсен.

Фото: pixabay.com/

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/actual-tema/gail-akchasy-kem-kulynda-bulyrga-tiesh

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X