Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Гади ризыкларны бергә кушып ашау нәрсәсе белән куркыныч?

Кайбер гадәти ризыкларны яки ингредиентларны берләштереп ашау аркасында ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлеге бозыла.

Хәтта гади генә ризыкларны да берләштереп ашау организмга дискомфорт тудырырга мөмкин. Бу хакта диетолог Елена Соломатинага сылтама белән РИА Новости яза.

Ит белән бәрәңге, помидор һәм кыяр, сөтле кофе. Шушындый гадәти һәм кечкенәдән үк бергә кушып ашарга ияләнгән ризыкларның организмга зыян китерүе турында күпләр уйлап та карамыйдыр. Әмма, кайбер кешеләр ашаганнан соң дискомфорт тоя һәм нәкъ менә кайбер гадәти ризыкларны яки ингредиентларны берләштереп ашау аркасында ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлеге бозыла, диде диетолог.

«Күпләргә бәрәңгене яки токмачны ит белән бергә ашагач, начар була. Моның аңлатмасы да бар: ит — ашказанында эшкәртелә һәм аңа моның өчен тоз кислотасы кирәк. Ә менә крахмаллы ризыкларга ашказанында „эш юк“, алар турыдан-туры эчәклектә эшкәртелә», — диде ул.

Шул сәбәпле, кайбер кешеләргә пилмән дә ашарга ярамый. Кайбер яшелчәләрне берләштерү дә килешеп бетми. Мәсәлән, помидор һәм кыяр салатын бик еш ашарга ярамый.

«Күпләргә кыяр-помидорны бергә кушып ашарга киңәш ителми. Әмма монда барысы да организмга карап, күпләр чама белән генә ашый һәм үзләрен яхшы хис итә», — дип сөйләде Елена Соломатина.

Диетолог сөтле кофе да эчмәскә киңәш итә, бу әлеге ризыкларның химик составына бәйле.

«Бер чынаяк эчкәннән генә әллә ни булмас. Әгәр инде кофе һәм кара чәй күп күләмдә сөт аксымнары белән кушылса, бу ашкайнатуны авырайта». — дип аңлатты табиб.

Фото: pixabay.com

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев