Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Файдалы киңәшләр

Сезгә өйдәге гади генә әйбер ярдәмгә килер.

Кул тиресенә чи йомырка агын сөртсәң, кул йомшарып, нәфисләнеп китәр.

Әгәр кулыгызга чүп керсә, бананның кабыгын эчке ягы белән төнгелеккә бәйләп куярга кирәк. Иртән чүпне тартып алуы җиңелләшә.

Күз кабаклары шешенеп торса, 15 минутка ак чәчәк төнәтмәсендә чылатылган мамык кисәкләрен куеп торыгыз.

Йоклый алмый интеккәндә, карагай яки чыршы күркәсен ике уч белән ышкысагыз, бер нинди йокы даруы кирәкмәс.

Бавырны тазарту өчен көн дә иртән ашаудан 20 минут алда бер чәй калагы бал кабып, йотмыйча, суырып йөрергә кирәк.

Чәчләрне ныгыту һәм кавыктан котылу өчен юганда шампуньга бер төймә аспирин төеп салыгыз, чәчегез ялтырап һәм кабарып китәр.

Буй-сыныгызны матурлау өчен кыйммәтле тренажер урынына гади сикергеч (скакалка) сатып алыгыз. Арзан да, нәтиҗәле дә.

Фото: photo.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев