Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Файдалы киңәшләр

Кәбестәне пешергәндә өстенә капкач япмагыз. Пе­шеп җитәр алдыннан әз генә аш серкәсе һәм шикәр комы өстәгез. Шулай эшләгәндә кәбестәнең тәме бөтенләй икенче була.

Рассольникка кыярны кыздырып яки пешереп салсаң, шулпа тәмлерәк була.

Кызган бәрәңге тәмлерәк булсын дисәгез, суганны аерым кыздырыгыз, соңыннан бәрәңгегә кушыгыз.

Аш пешерүчеләр, зур ит кисәген кыздыргач, аны бүлмә температурасында “ял иттерергә” киңәш итә. Бу вакытта ит уртасында булган сулар бөтен кисәккә та­ралып бетә һәм ризык тәмлерәк була.

Пешкән ипи матур булып күренсен өчен, мичкә куяр алдыннан аның өстенә тозлы су бөркегез. Моның өчен 2 аш кашыгы суга бераз тоз салып болгатырга кирәк.

Төрекләр тәмләткечләрне пыяла савытларда са­кларга киңәш итә. Аларның тәмен һәм исен кәгазь па­кетлар бозарга мөмкин икән.

Күмәч һәм кекслар “ялтырасын” өчен, аларга ,пешкәч, глазурь ягыгыз. Ул болай ясала: 2-3 аш кашы­гы шикәр комын шул ук күләмдәге сөттә эретегез һәм, сироп барлыкка килгәнче, газ өстендә җылытыгыз.

Сохари валчыгын арыш яки икенче сортлы он, манный боткасы, кукуруз ярмасы яки оны алмашты­ра ала. Сохарины үзең дә эшләргә була. Моның өчен батонны вак шакмакларга турап, мичтә 10-15 минут киптерергә. Суынгач, блендерда вакларга яки угычтан уарга.

 

 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ