Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Файдалы киңәшләр

Әгәр тамак авыртса, ютәл башланса...

Тамак төбе кымырҗый башлау белән көненә берничә тапкыр үлән төнәтмәсе белән чайкатырга кирәк. Ромашка, шалфей яки календула үләненнән ясаган төнәтмәнең ярдәме тиз сизелер. Моның өчен стаканга бер аш кашыгы үлән салып, өстенә кайнап торган су коясың да 15-20 минут каплап тотасың.

Муенга җылытылган компресс куюның да файдасы бар: марля кисәген җылытылган көнбагыш маена манып аласың да авырткан урынга ябасың. Өстенә балавызлы кәгазь яисә пленка каплап, җылы шарф белән уратып куясың.

Әгәр ютәл башланса...

Бер баш суганны вак кына тураганнан соң, чәй пешергән кебек, өстенә кайнар су коеп, биш минут чамасы каплап тотасың. Шуны ике-өч минут эчендә аз гына йотымнар белән эчеп куясың.

Бал, глицерин һәм лимон сутын бер өлештә алып, яхшылап бутарга һәм көненә өч тапкыр берәр чәй калагы кабып куярга киңәш ителә.

Эвкалипт яфрагы яисә бөтнек белән ингаляция даими ясау каты ютәлне дә басарга мөмкин. Әлеге үләннәрнең эфир маен да кулланырга була.

Озакка сузылган ютәлне фенхель (укропның бер төре) салып кайнатылган сөт белән йомшартырга була. Аны йокларга ятар алдыннан йотымлап кына эчәргә кирәк.  

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев