Файдалы киңәшләр
Баулы хуҗабикәләренә берничә киңәш
Келәмдәге тапны бетерү өчен аның өстенә серкә агызырга һәм сода сибәргә, аннан бу урынны чиста тукыма белән яхшылап сөртергә һәм тузан суырткыч белән чистартып алырга кирәк.
Келәмнең тузанын атнага ике тапкыр һәм ике яклап (башта аскы ягын) суырту зарур.
Ручкадан тамган язу карасын спирт, лимон кислотасы яки серкә белән бетерергә була. Губканы шул сыеклыкларның берәрсе белән чылатып, таплы урынга берничә минутка куеп торырга, аннан сабынлы су белән ышкырга кирәк.
Келәмдәге май табына тоз яки балалар присыпкасы сибеп, берничә сәгатьтән шул урынны суыртып алырга кирәк.
Иске тапларны ирләр кырына торган гель яки күбек ярдәмендә бетерергә була: тапка сөртергә дә, 20 минуттан губка белән чистартып алырга.
Паласка ябешкән парафин, сагызны иң элек целлофанга төрелгән боз кисәге белән туңдырырга, аннан соң гына кырып алырга.
Ә профессиональ чистарту чараларына килгәндә, аларны шартлы рәвештә 4 категориягә бүлеп була.
Шампунь.
Бөтен төр келәмне чистарту өчен ярый. Су белән сыеклап, күбеген келәм өстенә сөртеп, бераз вакыт үткәч тузан суырткыч белән суыртып алу җитә.
Спрей.
Озын йонлы тәбигый келәм өчен уңайлы. Сиптереп, йомшак щетка белән ышкырга кирәк. Кипкәч, тузан суырткыч белән суыртып аласы.
Порошок.
Йорт шартларында кыска йонлы табигый һәм синтетик келәмнәр өчен уңай. Коры порошокны келәм өстенә сибеп ышкырга һәм суыртып алырга.
Келәмнең төсен һәм структурасын бозмас өчен киңәшләр.
Өй шартларында келәмне чистартканда ярамый:
эссе су куллану .
каты щетка белән ышку.
яңа паласны 6 атнасыз кагырга һәм тузан суырткыч белән чистартырга.
Чыганак
Фото: freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев