Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Эсседә ничек тукланырга?

Эссе көндә салкын ризыклар, салатлар һәм окрошка белән генә туклану дөрес түгел. Бигрәк тә ашказаны-эчәклек тракты белән проблема булганнарга.

Көн дәвамыда бер-ике тапкыр җылы ризык ашагыз. Җылы аш ашаганда гына үт куыгы дөрес эшләячәк. Эссе илләрдә яшәүчеләр дә салкын ризык белән генә тукланмый. Яшелчә генә ашау да дөрес түгел. Бу диета озакка сузылса, башка проблемалар барлыкка киләчәк. Әгәр дә шундый туклануны сайлагансыз икән, табиб белән киңәшләшегез.

Түбәндәге туклану режимы да кулай: өч көн яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга, тагын өч көн сөт продуктлары, балык һәм кош ите. Болай иткәндә организмыгызга зыян китермисез.

Эсседә күп итеп квас эчү дә зыянлы. Табигый квас ул файдалы. Әчетелгән продуктта В һәм Е витаминнары күп. Әмма көненә ике стаканнан да артыграк эчәргә ярамый. Күбрәккә китсә, диарея башлана.

Суны аз-азлап, һәр 20-30 миут саен эчегез. Әмма салкын су эчәсе килүне басмый. Кытай һәм Урта Азия кешеләре эсседә кайнар су эчә. Югары температура тир белән витаминнарны да чыгара. Бу бигрәк тә С, B1, В2, B6 һәм РР витаминнарына карый. Эсседә йөрәк катырак эшли. Шуңа да калийга бай ризыклар ашарга кирәк. Беренче чиратта бу бәрәңге. Калий банан, кунжут, брокколи һәм шпинатта да бар. Итле ризык ашаганда без матдәләр алмашын 40 процентка арттырабыз. Салкын сезонда бу җылынырга ярдәм итә. Ә эсседә тир бүлеп чыгуны тизләтә. Итне кефир яки йогыртка алыштырыгыз. Аларда аминокислоталар, фтор, кальций һәм калий бар.

Фото: /pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев