Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Эссе мунча кемнәргә зыянлы?

Табиблар кайбер кешеләргә мунчага барудан баш тартырга киңәш итә.

Беренче каналда алып баручы, кардиолог-реаниматолог Герман Гандельман мунчага бару хәвефле булырга мөмкин, дип кисәтә. "Жить здорово!” тапшыруында белгеч кайбер категория кешеләргә чабынырга ярамавын белдерде.

Телевизион тапшырулар алып баручы югары температура булган очракта мунчага барудан бөтенләй баш тартырга киңәш итте. Аның сүзләренә караганда, авыру кешене мунчада эссе сугарга мөмкин. Гандельман ачыклап узганча, шулай ук хроник авырулары булган кешеләргә эссе мунчага кереп чабынырга ярамый. Аерым алганда, йөрәк һәм бөер авырулары булганнарга эссе мунча аеруча хәвефле.

Медицина фәннәре докторы Андрей Продеус, үз чиратында, өлкәннәргә бер яшькә кадәр балаларны мунчага алып бармаска киңәш итә. Ул моны мунчадагы эсселек аркасында баланың баш мие зыян күрергә мөмкин, дип аңлата. Моннан тыш, белгеч баланың организмы олыларга караганда тизрәк сусызлана, дип сөйләде. “Балалар өчен мондый хәл аеруча куркыныч", — дип ассызыклады табиб.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев