Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Еш ватыла торган телефонның акчасын кайтарып буламы?

Кулланучы соравына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре җавап бирә.

Сорау: Телефоным тугыз ай эчендә ике тапкыр ватылды. Проблема шунда: тулы зарядка алганнан соң, ул сүнә һәм кабызып булмый. Хәзерге вакытта аны кабат ремонтка бирдем – инде өченче тапкыр. Сервис-үзәктә, телефон дүртенче тапкыр ватылгач кына акчасын кайтарып бирерләр яки алыштырырлар, диделәр. Тик минем бу телефоннан хәзер үк котыласым килә. Моны эшли аламмы?

Җавап: РФ “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы законның 18нче маддәсе нигезендә, телефоныгыз беренче тапкыр ватылганда ук, ягъни җитешсезлеге ачыкланганда акчаны кайтарып бирүне таләп итәргә хокуклы идегез (телефонның кабынмавы шундый җитешсезлек булып тора). Ләкин сез гарантия ремонтына риза булганлыктан, дүртенче тапкыр ватылуын көтәсе генә кала. Гарантия срогына товар кулланылмаган вакыт кушыла. Әлеге срок, кулланучы товарның җитешсезлеген бетерү таләбе белән мөрәҗәгать иткән көннән алып, ремонт тәмамланганнан соң аңа кайтарып бирелгән көнгә кадәр исәпләнә. Шул ук вакытта сез товар сыйфаты буенча дәгъваны гарантия срогы чыккач та ике ел дәвамында белдерү хокукына ия. Дөрес, монда төп шарт – телефонның җитештерүче гаебе белән эшләмәве.

Фото https://repairmitino.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев