Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Эремчек нәрсәдән файдалы

А, В, С, D витаминнарына, кальций, магний, фосфорга бай эремчек күзәнәкләр җимерелүне акрынайта, шул рәвешле бит тиресенә суларга ирек бирми.

Моннан тыш ул бит тиресен дымландыра, тукландыра, җил, ультрашәмәхә нурлар тәэсиреннән саклый. Җыерчыктан коткаручы эремчекле битлек ясау өчен, 2 чәй кашыгы эремчеккә, 1 чәй кашыгы каймак өстәп, яхшылап болгатасы да 10 тамчы 2–3 процентлы водород перекисе тамызасы.

Битне юып чистарткач, шуны битлекне сөртеп, ярты сәгать тотарга кирәк. Соңрак аны җылы су белән юып төшерәсе. Эремчек бит тиресен тукландыра, матур төс кертә. 

Фото: фрипик,ру

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев