Энергияне ничек сакларга?
Өйдәге һәр әйбер сәламәтлеккә, кәефкә, биокырга төрлечә тәэсир итә. Кайберләре энергияне ала, икенчеләре, киресенчә, тискәре энергия тудыра.
Көнчел кешеләр өйнең берәр җиренә булавка куеп калдыра, ишек йә тәрәзә яңагына энә, кадак ише әйбер кадый. Аларны тизрәк юк итегез.
Үлем белән бәйле әйберләр җимергеч аурага ия. Скелет, мөгезләр, җәнлек тиреләре, төрле карачкылар – шундыйлар.
Кайбер кыйммәтле ташлар сезнең энергетика белән туры килмәскә мөмкин. Асылташлар – урланган яки магик көчкә ия кешеләрнеке булуы ихтимал. Һәр кешегә үз йолдызлыгы ташы гына туры килә.
Сәнгать, интерьер, антиквариат әйберләре шулай ук элеккеге хуҗаларының энергетикасын күчерә.
Еш кына төрле кош сыннары уңышсызлык китерә, авызларын ачып утырган арыслан, эт сыннары өйгә негатив энергетика алып керә.
Диңгез кабырчыклары йөрәк-кан тамырларына начар тәэсир итә.
Китек чынаяк, савыт-саба – начар энергетика чыганагы. Алар уңай энергетиканы суырып алып, хәерчелеккә юл ача. Азыкның энергетикасын да боза. Ватык савыт-саба – бактерия чыганагы да.
Тузган өс һәм аяк киемнәре дә – тискәре энергия чыганагы. Өйдә, гомумән, артык әйбер булмаска тиеш. Иске әйберләрне чыгарып ташлаудан курыкмагыз. Иске әйберләрне җыеп яткырып, үзебезгә ярлылыкка программа салабыз.
Иске календарьлар шулай ук үткәндә калсын. Аларны тотып торырга кирәкми. Узган еллар календаре гына түгел, узган ай, атна битләре дә уңышсызлык китерә.
Йөрми торган сәгатьне еш кына, матур дип, интерьерны бизәр өчен тоталар. Ватык әйберне, гомумән, сакларга ярамый. Сәгатьләрне – бигрәк тә! Көчле тискәре энергия чыганагы санала.
Белгечләр ватык көзге бәхетсезлек китерә, ди. Шәрык галимнәре фикеренчә, чатнаган көзге позитив энергияне бозып, каралтып күрсәтә икән. Ишектән керүгә үк каршыда көзге тору да начар.
Күпләр ватык телефоннарын, эшләми торган гаджетларын саклый. Телефон, телевизор, планшет, радио, куллануга яраксызга әйләнгәч, начар энергияне тышка чыгара башлый.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев