Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Эчсәң чәй, күңелдә – җәй (файдалы киңәшләр)

Чәй – эшкәртелгән чәй куагы яфракларын кайнар суда пешереп әзерләнгән хуш исле эчемлек. Чәйнең файдасы санап бетергесез. Аның составында 500гә якын микроэлемент табылган. Чәй эчәсе килүне баса, кешегә көч кертә, баш мие эшен яхшырта, кеше организмыннан агулы матдәләрне, токсиннарны чыгара, талчыгуны бетерә, хәтта ябыктыра (яшел чәй).

Чәй әзерләү серләре

1. Чәйнектәге су кайнап чыгуга чәй эчәргә була дигән сүз түгел.

2. Чәй бөртекләрен махсус кечкенә чәйнеккә салып пешерергә кирәк.

3. Чәйне пешерер алдыннан чәйнекне кайнар су белән чайкарга киңәш ителә.

4. Чәйнеккә чәй бөртекләре салып, өстенә кайнар су агызып, 5-6 минут каплап торсаң, чәй тәмле дә, хуш исле дә була.

5. Көн дәвамында кат-кат пешерелгән чәйнең файдасы юк, зарары гына бар.

6. Һәр хуҗабикәгә 2, 5, 6 саннарын истә калдырырга киңәш ителә. 2 минут төнәтелгән чәйдәге кофеин кәефне күтәрә, 5 минут төнәтелгән чәйнең эфир майлары организмны тынычландыра, 6 минут пешкән чәй эчү өчен иң тәмле, хуш исле чәй санала.

 

Чәйнең файдасы

Яңа җыелган чәй яфрагында С витамины лимонга караганда 4 мәртәбә күбрәк, ә яшел чәйдә, кара чәйгә караганда бу витамин 10 тапкыр күбрәк. Шушы витаминнарга бай булганга күрә чәй кеше организмына уңай тәэсир ясый, акыл активлыгын үстерә, арыганлыкны бетерә, ашкайнатуны яхшырта, күтәренкелек хисе уята. Дәвалау үзлегенә ия үсемлекләр арасында чәй иң мактаулы урыннарның берсен алып тора.

Киңәшләр:

• Әгәр арысагыз, башыгыз авыртса, дару йотарга ашыкмагыз, бер чынаяк куе чәй эчеп куегыз.

• Әгәр туңсагыз, бер чынаяк чәй сезне җылытып кына калмас, салкын тиюдән дә, зарарлы микроблардан да саклар.

• Хәтта күз авыртканда аны яңа пешерелгән җылы чәй белән юсаң, файдасы тия.

• Бөтнекле чәй йөрәк эшчәнлеген яхшырта, баш авыртуын да бетерә.

• Салкын тигәндә, төрле үләннәрдән кушып ясалган чәйләр дә бик файдалы.

 

Чәй нинди авырулардан дәвалый?

Күңел болганганда яшел чәйне коры килеш чәйнәргә кушалар. Тире ялкынсынганда, ашказаны җәрәхәте булганда да яшел чәй булыша. Чәйне җиләк-җимешләрдән, үләннәрдән дә әзерлиләр. Бөтнекле, мәтрүшкәле чәйләрне барыбызның да эчкәне бардыр. Мондый чәйләр авыруларга каршы тору сәләтен арттыралар. Аларны шифалы чәйләр дип тә йөртәләр. Нарат җиләгеннән ясалган чәйне – ревматизм белән авырганда, кара җиләк чәен – эч киткәндә, ә каен җиләге чәен эчеп бавырда, бөердә таш барлыкка килүдән дәваланалар. Чәй көч бирә, йөрәкне тынычландыра, кан басымын түбәнәйтә, салкын тиюдән саклый.

Бу хакта тулырак https://intertat.tatar/society/achyk-chyray-takta-ch-y-yaki-ni-chen-tatar-ch-y-yarata/

Фото https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев