Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Эч катуны кефир белән груша бетерә

Эч катудан берничә киңәш

Алма. Олы йомышны җайга салу өчен, клетчаткага бай ризыклар ашарга киңәш ителә. Алмада исә эрүче клетчатканың аерым төре – пектин бар. Ул эчне йомшартырга ярдәм итә дә инде.

 

Караҗимеш. Ул табигый эч йомшарту чарасы санала. Анда, клетчаткадан тыш, А витамины һәм калий күп. Моннан тыш, караҗимеш составында кеше организмы тарафыннан авыр үзләштерелүче сорбит бар. Әнә шул эч кату очракларында эчәкләрне бушатырга ярдәмгә килә дә инде.

 

Киви. Бу экзотик җимеш – клетчатка чыганагы. Ул ашкайнату трактында хәрәкәт барлыкка китерә. Кивины коктейльләргә кушарга, иртәнге аш белән ашарга яки аерым десерт итеп кулланырга мөмкин.

 

Җитен орлыгы. Аны боткаларга, йогыртка, беренче һәм икенче ашларга, коктейльләргә өстәргә киңәш ителә. Моннан тыш салатлар ясаганда җитен маен куллануны гадәткә кертегез.

 

Груша. Груша клетчаткага, фруктоза һәм сорбитка гаять бай. Шуның белән ул суны эчәкләргә тартып, бушануга ярдәм итә.

 

Ногыт борчагы. Анда эрүчән һәм эремәүчән клетчатка бар. Аларның һәркайсы эч катудан котылырга ярдәм итә.

 

Кефир. Бу әчкелтем ризыкта эчәклек өчен мөһим булган пробиотиклар бар. Кефирны йоклар алдыннан, бераз җитен орлыгы яки җиләк-җимеш кушып эчәргә мөмкин.

Фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев