Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Джинс чалбарны ничә тапкыр кигәч юалар?

    Джинс чалбарны еш юу яхшы түгел, ул катылана һәм төсе уңа. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

    Джинс чалбарны 5-7 тапкыр кигәч кенә кер машинасына салыгыз. Чалбар озакка чыдасын өчен берничә кагыйдәне истә тотыгыз.

    Юар алдыннан чалбарның эчке ягын әйләндерегез. Алдан җебетергә кирәкми. Машинада деликат режимны сайлагыз, температура 40 градустан югары булмасын.

    Джинс чалбарны машинада сыкмагыз. Машинада киптермәгез. Чалбарны өстен аска әйләндереп элеп киптерегез, яисә горизонталь рәвештә җәеп киптереп була.

    Үтүкләргә кирәк булса, джинсыны дымлы килеш үтүклиләр.

    Реклама

     

    Фото: pixabay.com

    Чыганак

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: