Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Дулкынланганда һәм ачуланган вакытта ничек тиз генә тынычланырга?

"Үзеңне кулга ал!" дигәндә, күпләр "мин бит идарә итә алмыйм" ди. Нейропсихолог Олег Молчановның киңәшләре белән "АиФ" таныштыра.

Кеше курыкса, ачуланса, дулкынланса, организмда адреналин бүленеп чыга. Йөрәк тибеше ешая, кан тамырлары киңәя, күз карасы зурая. Бу сәламәтлек өчен зыянлы (йөрәк тотарга мөмкин) һәм куркыныч - кеше мондый чакта үзен адекват тотмый. Шуңа күрә адреналин күләмен тиз генә киметергә кирәк.

1. Тирән итеп сулагыз. Кислород канга тарала һәм адреналин күләме азая. Еш һәм тирән итеп борын аша сулап, тынны авыз аша чыгарырга кирәк. Аннары 3-5 секундлык пауза. 5-6 тапкыр кабанлагач, сез бераз тынычланачаксыз.

Кеше янында булганда болай сулап булмый. Андый очракта тирәнрәк сулагыз һәм сулышыгызны контрольдә тоту турында уйлагыз - шул рәвешчә, сез проблемадан да читләшәсез.

2. Мускуллар белән уйнагыз. Мөмкинлек булса, йөгереп, сикереп, турникта күтәрелеп алыгыз. Юк икән, кулларыгызны тиз генә йодрыклап, кисәк кенә алга сузыгыз. 10-15 тапкыр кабатлагач ук яхшы якка үзгәреш сизеләчәк.

3. Телне тешләгез.

Аз гына авырту игътибарны читкә юнәлтәчәк, дәшми дә калачаксыз.

4. Тапкырлау таблицасын яки яраткан шигырегезне кабатлагыз, беренче укытучыгызның исемен искә төшерегез.

Бу күнекмә адреналинны яндырмый. Әмма ул адреналин барлыкка килүне чикли. Моны эшләү кыен, әмма күнекмәләр уздырсагыз, ияләнәчәксез. Бу аеруча сезне кемдер тәнкыйтьләгәндә кулай күренеш.

5. Дөрес тукланыгыз. Полуфабрикатлар, майлы, баллы ризыклар ашаган, еш каты кофе һәм чәй эчкән кешеләрдә адреналин көчлерәк бүленеп чыга. Тыныч булыр өчен серотонин (рәхәтлек гормоны) җитештереп чыгаруга ярдәм итә торган продуктлар ашарга кирәк. Болар - яшелчә, җиләк-җимеш, бөртеклеләр. Шулай ук магний булган ризыклар - какао, чикләвек, фасоль, шпинат ашарга кирәк.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/copayjavap/dulkynlanganda-m-achulangan-vakytta-nichek-tiz-gen-tynychlanyrga/

Фотоhttps://pixabay.com/ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев