Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Депрессия - замана чире

Депрессия һәм ялгызлык үзара бәйле. Еш кына ялгызлык кешенең депрессив халәткә чумуына сәбәп була бит.

Хәзерге кеше өчен ялгызлык-гадәти хәл. Кешеләр безнең көннәрдә бер-берсе белән сирәк аралаша. Үз мәнфәгатьләре һәм матди иминлеге артыннан куып, кешенең башкалар белән эмоциональ ныклы элемтәләр, ышанычлы якын мөнәсәбәтләр төзер өчен вакыты һәм көче калмый. Бигрәк тә депрессия  зур шәһәрләрдә яшәүчеләрне аулый: үз-үзеңә ышанычсызлык, психологик имгәнүләр – мегаполис яшәеше нәтиҗәләре.

Ялгызлык хисе бигрәк тә көзге вакытта, һава тырышы алышканда көчәя.

Күпләр көзне ярата, аны муллык, төрле төсләргә бай булган ел фасылы итеп кабул итә. Ләкин җәйге яллардан соң, көзгә аяк басу белән ялгыз кеше генә түгел, ә барлык көшеләр дә бераз төшенкелеккә бирелә, кәефләре төшә, йокылары килә, пассивлык сизә башлыйлар. Бу халәт һәр бишенче кешедә күзәтелә икән.Сәбәпләре дә берничә булырга мөмкин.Психологлар, кояш яктылыгының кимүе организм  биоритмында үзгәрешләр китереп чыгара,кешеләрнең рухи һәм физик халәтләренә тәэсир итә, дип саный.

Йокысызлык, эч пошу, моңсулану, тиз ару, берни эшлисе килмәү, битарафлык – бу депрессиянең билгеләре.

Бу халәт айдан артык дәвам итсә, психологка күренергә кирәк. Әгәр дә әлеге сиптоматика җиңел дәрәҗәдә икән һәм бу халәттән чыга алуыгызга ышанасыз икән, чираттагы киңәшләр файдалы булыр:

 

    * Тәмле, файдалы тукланырга онытмагыз, әмма үзегезне көчләп ашатмагыз! Составында Д һәм Е витаминнары булган фундук, арахис чикләвекләрен, карабодай һәм сөт ризыкларын, балык, җиләк-җимеш ашарга тырышыгыз. Кәефне күтәрү өчен аз күләмдә шоколад, баллы ризыклар да ашасагыз ярый.

    * Йоклау режимын җайга салып, үзегезне көндез дә 30-60 минут йоклап алырга күндерегез.

   *  Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз, спорт белән шөгыльләнегез: гимнастика, йога, тренажер залларга, бассейнга барып кайту файдага булачак.

   *  Саф һавада булу бик мөһим. Мөмкинлек булса, диңгезгә, җы­лы якларга барып кайтыгыз. Сәя­хәт, яңа танышулар, һичшиксез, депрессиядән арындырачак.

    * Негатив уйлардан, яңалыклардан, зарланучы кешеләрдән, яратмаган эшегездән котылырга тырышыгыз. Яраткан һәрнәрсә - кешегә көч өсти, ә яратмаганы – киресенчә, хәлне ала.


Фото: pixabay.com

Чыганак: http://aznakaevo-rt.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/depressiya-zamana-chireme-sezon-chireme

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев