Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Cимез булмас өчен нәрсә ашарга?

Япония галимнәре яңа ачыш ясаган.

Дөгене күбрәк ашый торган өлкәләрдә симез кешеләр саны кимрәк икән. Бу турыда EurekAlert порталына сылтама белән "Вести" каналы хәбәр итте.

Галимнәр 136 илдә тикшеренүләр оештырган. Көненә 150 грамм дөге ашаучы кешеләр көненә 14 грамм гына дөге ашаучы кешеләргә караганда күпкә төзрәк икән.

Дөге - төп туклану ризыгы булган илләрдә симезлек дәрәҗәсе кимрәк булуы ачыкланган. Япония һәм гомумән Азия кухнясы шундыйлардан санала. Профессор Томоко Имаи көнбатыш илләре халыкларына да дөге белән тукланырга киңәш итә.

Экспертлар фикеренчә, дөгедә булган клетчатка, туклыклы матдәләр тамак тую хисен көчәйтә һәм кеше артыгын ашамый. Өстәвенә, дөгедә майлар да бик аз.

Ләкин шул ук вакытта дөгене күп ашау шикәр авыруы китереп чыгарырга мөмкин, дип кисәтә белгечләр.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/copayjavap/cimez-bulmas-chen-n-rs-asharga/

Фотоhttps://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев