Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Чи бәрәңге кабыгы да файдалы

Моны белә идегезме?

Бәрәңгене чи килеш бүлеп, икмәк савыты эченә куйсагыз, күмәч озак кипмичә сакланыр.

Кабыгын чистартып, бер-ике бүлбене тозы чыгынкы ашка салганда, ул артык тозны үзенә алачак.

Савыт-сабаны чи бәрәңге белән сөртеп, бераздан кайнар су астында тотсагыз, алар яңарып китәчәк.

Иттарткычта ит үткәргәннән соң, аны сүткәнче, бер-ике бәрәңге чыгару яхшырак. Иттарткыч чистарачак, кәтлитләрегез дә тәмлерәк булыр.

Киптерелгән бәрәңге кабыгы кабак, кыяр, карлыган куагы өчен яхшы ашлама булып тора.

Халыкта, бәрәңге кабыгын мичтә яндыру төтен торбасын тазартырга булышлык итә, дигән сынамыш та бар. Аны, шулай ук, юшкын утырган чәйнүккә салып кайнатырга да киңәш ителә. Озак кайнатканда, ул юшкынны йомшартачак.

Өйдә йорт җиһазларын күчергәндә дә чи бәрәңге ярдәмгә килер. Аның кабыгын яисә кисәген мебель аягы астына куйсаң, җиһазны идәнгә зыян китермичә шудырып булачак.

Яңа киселгән бәрәңге майлы буяу белән буялган урыннарны пычрак таплардан чистартырга ярдәм итәр.

 

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев