Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Чыршыга нинди уенчыклар эләргә ярамый?

Елның төп бәйрәменә аз вакыт калып бара. Тиздән чыршы бизибез! Ә аны дөрес бизи беләсезме? Яңа елда бәхет теләсәсгез, кайбер уенчыкларны чыршыга элмәү хәерле икән.

Тонык төсле уенчыклар бик матур булырга мөмкин. Ләкин аларны элмәгез. Алар негатив китерә. Ә менә ялтыр-йолтыр килеп торган, көзгедәй тирә-якны чагылдырган уенчыклар барлык негативны “йота”. Ялтырап торган пыяла уенчыклар өйне яхшы, чиста энергия белән тулыландыра, бәйрәм төсе бирә. Уенчыклар караңгы төстә дә булмасын. Чыршы чагу, якты төсле шарлар, уенчыклар белән бизәгез.

Һәркемнең бәләкәй чагыннан яраткан, бик күп еллар чыршыга эленеп килгән уенчыгы бардыр. Бик яхшы. Ләкин ул яхшы сакландымы? Әгәр яраткан уенчыгыгыз чатнаган, таушалган, бераз ватыла-кителә башлаган икән, аны ике дә уйламый ташлагыз. Мондый кенчыкны Яңа ел чыршысына элү хәерлегә түгел.

Чыршыны бизәгәндә нинди ел киләсен дә онытмагыз. Төсләр ел хуҗасына ошамый торган булмасын. 2022 ел — Кара Су Юлбарысы елы. Аның яраткан төсләре — зәңгәр, зәңгәрсу. Аларга өстенлек бирегез.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев