Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Чынмы, ялганмы яки косметика турында 9 миф

Бер үк кремны көндез дә, төнлә дә кулланырга ярый, дигән фикер дөресме?

Бер үк кремны көндез дә, төнлә дә кулланырга ярый
Бу дөрес түгел. Көндез тире дымландыруга һәм кояш нурларыннан саклауга мохтаҗ. Төнгә исә биткә тукландыручы кремнар ягыла. Алар составындагы витаминнар, органик кислоталар кояш яктысында бик тиз таркалып, файдасын күрми дә калуың ихтимал.

Битне тире шыгырдый башлаганчы юарга кирәк
Бер мөһим кагыйдә бар: әгәр дә юынганнан соң бит тиресе тартылып, тизрәк майлы крем тидерәсе килеп кала икән, димәк, бу юыну чарасы сезгә туры килми яисә инде сез чамадан артыгын тырышып ташлагансыз. Юынганнан соң тиредә бернинди дә дискомфорт булырга тиеш түгел.

Майлы тире дымландыруга мохтаҗ
Бу дөрес. Тире күзәнәкләре суга мохтаҗлык кичергәндә, күп итеп май бүлеп чыгара. Моннан котылу өчен гидрофиль майлар һәм дымландыргыч кремнар кулланырга кирәк.

Еш кырсаң, төкләр юанрак булып чыга
Юк ла, бу – мифның мифы. Аякны кырганнан соң бер-ике көннән кабат үскән төкләр, чынлап та, юан булып күренә. Бу киселгән төкләрнең тупыйк башлы булуы аркасында гына шулай күренә.

Кара чәй күз төбендәге капчыкларны бетерә
Менә монысы дөрес. Чәйдәге танин дип аталган матдә лимфа агышын тизләтә, шул рәвешле күз төбендәге шешенкелек тә бик тиз юкка чыга. Кара чәй генә түгел, яшеле дә бу җәһәттән бик файдалы.

Лак белән буялган тырнаклар суламый
Тырнаклар үле мөгезкатлам күзәнәкләренннә тора. Алар болай да суламый, үле күзәнәккә сулау нәрсәгә? Ә менә хәзерге лаклардагы кайбер витаминнар, минераль матдәләр тырнаклар өчен хәтта файдалы да булырга мөмкин, чөнки тырнак пластинкасын ныгыталар.

Буялган чәчләрне балалар шампуне белән юсаң, буяу озаграк тора
Балалар шампуне сабыйларның юка, йомшак чәчләрен юар өчен генә ярашлы. Әйе, чәчнең буявын алмас ул алмавын. Ләкин чәчкә сиптергән лаклар, муссларны да юып бетерә алмас.

Фен белән киптергәндә, чәчкә махсус спрей сиптерергә кирәк
Чәчләргә фен белән киптерү генә түгел, урамдагы салкын яки эссе һава да зыянлы. Үтәли кояш нурлары да чәчне матурламый. Шуңа күрә мондый спрейны фен белән киптергәндә генә түгел, башка вакытта куллану да зыян итми.

Чәчне йөз тапкыр тарарга кирәк
Чәчне тарау – баш тиресенә массаж да ул. Тараганда баш тиресендәге кан әйләнеше тизләнә, май бизләре яхшырак эшли, тарак белән тарап, без аны бөтен чәчкә тигезләп таратабыз, чәчләр дымланып калган кебек була. Әгәр дә артыгын тарап җибәрсәң, май бизләре тагын да куәтлерәк эшләп, чәчләр майланачак кына. Тарак белән чәчне биш-алты тапкыр тарау да җитә.

Лилия Гәрәева

http://syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/belmesen-bel/?id=8380

Фото https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев