Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Чәйнектәге юшкынны бәрәңге кабыгы бетерә

Кайбер рецептларда еш кына уылган бәрәңге кулланыла. Мәсәлән, коймак әзерләгәндә. Ул каралмасын өчен, бәрәңгегә бераз кайнар сөт өстәргә кирәк.

* Ботка тизрәк пешсен өчен, аны акрын гына болгатырга кирәк. Тизрәк болгаткан саен, ул озаграк пешәчәк.

* Фасольны йомшак булганчы пешерергә кирәк. Каты фасольдә организм өчен зыянлы матдәләр бар.

* Суган чистарткач, кулдагы исне су һәм аш серкәсеннән ясалган катнашма юып бетереп була.

* Пешкәндә йомырка ватылмасын һәм агы агып чыкмасын өчен, суга 1-2 аш кашыгы аш серкәсе салырга кирәк.

* Аш бүлмәсендәге сасы истән әфлисун яки лимон кабыкларын яндырып котылырга мөмкин. Ә суыткычтагы исне бетерергә активлаштырылган күмер яки кулланылган чәй пакетлары ярдәм итәр.

* Ипи савытын 9 процентлы аш серкәсе белән сөртеп алу, андагы исне дә, күгәрекне дә бетерер.

* Чәйнектәге юшкыннан котылу өчен, бәрәңге кабыгы салып кайнатыгыз.

* Йоклар алдыннан, аякларыгызны салкын су белән юыгыз. Болай эшләү тизрәк йоклап китәргә һәм чыныгырга ярдәм итәчәк. Кан тамырлары һәм капиллярларга да файдасы тиячәк.

* Әгәр киемнәрегезне көя күбәләгеннән саклыйсыгыз килә икән, шкафка яран гөл яфраклары куегыз. Әфлисун кабыклары бу бөҗәкләрдән сакламый.

* Алтын бизәнү әйберләрен 5 минутка баллы суга салып торсагыз, алар тагын да ялтырабрак китәр.

 Фото: /pixabay.com

Чыганак:  http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/kish-tabysh-chynektge-yushkynny-brge-kabygy-beter

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев