Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Чәйне ничек дөрес итеп эчәргә?

«Чәйнең температурасын аңлау өчен бармак тыгып караудан да яхшырак ысул тәкъдим итә алмыйм», — ди табиб.

Эндокринолог сүзләренчә, үңәч яман шеше кайнар эчемлекләрне күп итеп эчә торган халыкларның «милли авыруына» әверелгән. Кайнар чәй тамакны пешерә, шуннан соң лайлалы тышчаларның күзәнәкләре үзгәрә.

Табиб ун ел дәвамында Иранның төньяк-көнчыгышында яшәүче кешеләр төркемен күзәтә. 328 кешедә үңәч яман шеше ачыклана, 90 процент очракта авыручылар көненә кимендә 700 мл кайнар чәй эчүен билгелиләр.

Чәйнең идеаль температурасы 60 градус булырга тиеш. «Бу — кайнар, ләкин пешерми. Чәйнең температурасын аңлау өчен бармак тыгып караудан да яхшырак ысул тәкъдим итә алмыйм. Түзәрлек булса, чәйне эчәргә ярый», — ди табиб.

Табиб чәйнең файдалы үзлекләрен дә искәртә. Бу эчемлек организмнан начар матдәләрне кудырырга, кайсыбер чәйләр бөерләрне дәваларга да ярдәм итә.

Шулай ук чәйнең зыяны да бар. Ул организмнан файдалы матдәләрне дә юдырып чыгарырга, кальций, В төркеме витаминнарын киметергә дә мөмкин. Чәйне ашаганнан соң 1 сәгать узгач эчәргә кирәк, диелә хәбәрдә.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/04-11-2020/ch-yne-nichek-itep-ech-yaman-shesh-kiterep-chygara-5776173

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев