Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Чәйне дөрес эчү серләре

Дөрес эчелгән чәй гомерне озайта, яшәртә, онкология авыруларыннан саклый.

Кайнар чәй эчәргә ярамый. Ул тамакның лайлалы тышчасын, йоткылык һәм ашказанын ярсыта. Ашказаны-эчәк тракты авыруларына да китерергә мөмкин.

 

Кайнар чәйне бал белән эчәргә кирәкми. Кайнар чәйгә кушылган балның бер файдалы үзлеге дә калмый. Файдасыз булудан бигрәк, организмга куркыныч та тудыра ул. Бал составындагы фруктоза җылыткан вакытта әчи, ә бу ашказаны яисә эчәк яман шешенә китерә.

 

Сөтле чәйнең сөтсезенә караганда файдасы азрак. Сөт чәйдәге катехиннарны киметә. Катехиннар организмда яман шеш күзәнәкләре үсешен тоткарлый.

 

Шикәрле чәйнең дә организмга зыяны күбрәк. Ә менә шикәр салмый эчкән чәй, чыннан да, сихәтле. Кәнфит, печенье белән чәй эчүдән дә баш тартыгыз. Монысы барыбызга да билгеле факт: баллы ризыкка алданып эчелгән чәй – симерү һәм башка авыруларның төп сәбәбе.

 

Чәйгә лимон да салырга тырышмагыз. Моның да файдасына караганда зыяны күбрәк. Әйтик, лимонлы чәйне ашказаны авыру кешеләргә эчәргә ярамый. Иң файдалы ысул: бераз гына җылы чәй эчәргә дә бер телем лимон кабып куярга. Шулай иткәндә ул файдалы эчемлеккә әйләнә.

 

Алкоголь эчемлекләреннән соң чәй эчәргә ярамый. Бу – бөерләр өчен зур сынау. Чәйдә теофиллин матдәсе бар. Ул бөерләрдә бәвел бүленеп чыгуны стимуллаштыра. Нәтиҗәдә, бөергә таркалмаган уксуслы альдегид эләгә. Ул бөерләрне ярсыта, ә кайбер очракларда җитди ялкынсыну һәм авыру сәбәпчесе булырга мөмкин.

Фото: /pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев