Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Чын бал нинди була?

Кара карлыган компоты матуррак булсын өчен, катырак, калынрак кабыклы җимеш алырга кирәк. Артык юка кабыклы карлыган кайнар суда шартлый һәм компотның төсе бозыла.

Бал – барлык чирләрдән дә дәва, көн саен иртән бер бал калагы бал кабып кую организм өчен бик файдалы, энергия һәм витаминнар чыганагы булып тора.
Чын балны ялганыннан аеру өчен умартачылар түбәндәгеләргә игътибар итәргә киңәш бирә.
Чын бал кашыкка уратканда тасма кебек урала һәм өзелми генә ага. Ә савытка салганда исә ул тау формасы ясап салынырга тиеш.
1 литр чын балның авырлыгы 1,5 килограммга якын була. Чын бал беркайчан да күбекләнми. Чын бал авызда тигез эреп бетә. Телдә бернинди баллылык та калырга тиеш түгел. Моннан тыш, чын бал бераз гына авызны камаштыра һәм тамакны кыра торган була.
Чын балның үзенә генә хас исе була. Ә инде әгәр дә аның исе юк икән – сезнең алда ялган бал.
Балның төсе аның сыйфатының күрсәткече түгел. Шуңа күрә ак бал – шикәрле, ә сорысы сироп кушылган дигән сүз түгел. Юкә балы – төссез, кандала үләне һәм сәрби агачыныкы – якты төстә, ә карабодай һәм чиянеке кобарак төсләрдә була. Калган төр баллар ачык сары яисә гәрәбә төсендә булырга тиеш.
Чын бал җыеп алганнан соң бер ай гына сыек була. Җыеп алу вакыты – июль азагыннан сентябрь ахырына кадәр. Инде октябрь азакларында, сәрби агачы балыннан тыш, башка баллар куера башлый. Шуңа күрә кыш айларында сезгә сыек бал тәкъдим итсәләр, аның эретелгән икәнен истә тотыгыз. Ә бал 40 градустан югарырак температурада эретелсә, үзенең бөтен кыйммәтле үзлекләрен югалта.

 

 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ