Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Чәйгә кушып эчегез

    Җәй көне без әлеге эчемлекне аеруча яратып кулланабыз. Эсседә тамак кипсә дә, суытып җибәрсә дә әлеге табигать бүләген эчеп юанабыз. Чәй безнең организмга ләззәт кенә биреп калмый, ә сәламәтлегебезне дә ныгытсын дисәк, аңа төрле кушылмалар өстәргә була. Түбәндә сүз шул хакта.

    Бөтнек
    Ул нервыларны тынычландыру өчен бик әйбәт чара. Бөтнек шулай ук ашказаны эшчәнлеген нормага китерә, ОРВИ һәм ОРЗны җиңеләйтергә сәләтле, бронхит вакытында ютәл белән яхшы көрәшә. Составындагы ментол антибактериаль йогынты ясый.

    Гөлҗимеш
    С витамины югары булганга (лимонга караганда 50 тапкырга күбрәк), гөлҗимеш температура вакытында нык ярдәм итә. Составындагы антиоксидантлар организм картаюын кисәтә һәм йөрәк эшчәнлегенә булыша. Аны аерым гына да, чәйгә кушып та эчәргә була.

    Карлыган
    Кара, кызыл карлыганның яфраклары белән җиләкләре чәйгә хуш ис һәм тәм өстәп кенә калмый, мигреньнән котылырга, сидек куыгы проблемаларыннан арынырга булыша, кан басымын нормага китерә. Кышкылыкка, кайнатмыйча гына, шикәр комы белән бутап әзерләсәгез, файдалы матдәләре югалмас.

    Сырганак
    Ашкайнату тракты, йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, югары басым булганда облепиха белән чәй бик файдалы булыр. Моннан тыш, облепиха тирегә уңай йогынты ясый, бит тиресенең төсен яхшырта, мимик җыерчыкларны шомарта.

    Чамбыр
    Чабрец яки тимьян – бөтен дөньяга танылган ит һәм балык өчен тәмләткеч. Әмма соңыннан чамбыр кушылган чәй үзенең тәме һәм ангина, радикулит вакытында нәтиҗәле ярдәме өчен бик популярлашып китә. Мондый чәй шулай ук тынычландыра һәм дезинфекцияли.

    Кура җиләге
    Кура җиләге белән чәй... М-м-м. Тәмле. Бу үсемлектә тимер, фолий кислотасы һәм витаминнар микъдары югары. Салкын тидереп чирләгәндә тизрәк терелергә ярдәм итә, температураны төшерә, аппетитны стимуллаштыра. Сару кайнау һәм ашказаны-эчәк трактының башка проблемалары вакытында кура җиләге белән чәй эчәргә киңәш ителә.

    Юкә
    Юкә чәе тир кудыру һәм температураны төшерү эффектына ия. Аны бронхит, салкын тию һәм югары температура вакытында эчәләр. Әгәр сез юкә чәен кич белән эчсәгез, иртәнгә кадәр рәхәтләнеп йокларсыз. Юкә чәчәкләрен июнь һәм июль аенда әзерләргә кирәк.

    Лимон бөтнеге (мелисса)
    Бу үсемлектә - лимон һәм бөтнек тәмнәре кушыла. Йокысызлыктан интеккәндә, стресс һәм салкын тигән вакытта эчәргә киңәш ителә. Ул балаларга һәм йөкле (авырлы) хатыннарга файдалы. Бер чәшке мондый чәйдә витаминнар, магний, цинк, селен, бакыр күп.

    Кара бөрлегән
    Әгәр кара бөрлегән өстәп җибәрсәгез, тәмле, хуш исле һәм файдалы чәй килеп чыгачак. Чөнки кара бөрлегән – ашказаны-эчәк трактын чистарту чарасы, шулай ук ашкайнату органнарының эшен яхшырта.

    http://muslumirc.ru/news/stati/chyg-kushyp-echegez

    Фото https://pixabay.com/ru/

     

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: