Чүпрәсез ипи рецепты
Төрле рецептлары белән инстаграмда танылган Исмегөл апа чүпрәсез ипи пешерү рецепты белән уртаклашты.
Моның өчен 1 кап майсыз кефир, 1 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 1 бал кашыгы тоз, 1 бал кашыгы чәй содасы, кирәгенчә он алырга кирәк.
"Кичтән җылымса кефирга 3 аш кашыгы арыш оны салып баш ясап куям. Иртән шуңа тоз, чәй содасы, шикәр комы, май, ак он салып басам. Табаны майлап, духовкага пешерергә куям. 1 сәгать 10 минут чамасы пешә", дип яза Исмегөл апа.
"Ипине бер пешереп ашагач, гел үзеңнекен ашыйсы килә икән, ди ул.
Фото: https://www.instagram.com/p/BtQwOFPgnPW/ скриншот
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/ash-su/ch-pr-sez-ipi-m-zakvaska-retsepty-/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев