Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Черки тешләгән урынны ни өчен кашырга ярамый?

Температура күтәрелсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Табиб-терапевт Татьяна Романенко «Москва 24» каналына интервьюда черки тешләгән урынны кашырга ярамавының сәбәбен әйтте.

«Әгәр черки тешләгән урынны кашысаң, инфекция кертү куркынычы арта, аеруча эссе булганда. Ягъни гади генә яра урынына шешле, үлекле, кутырлы зур яра барлыкка килергә мөмкин. Иммунитет нинди булуга карап, инфекция керү абцесска кадәр барып җитәргә, хирург ярдәме кирәк булырга мөмкин», — ди ул.

Черки тешләгән урынны кашу аллергия реакциясе китереп чыгаруы да ихтимал. Тән тиресенең бу участогы шешеп китәргә дә мөмкин.

 «Без тешләнгән урынны кашыйбыз, яра каный, билгеле бер биологик актив матдәләр бүленеп чыга, алар кан агуны туктату өчен юнәлтелә. Шулай итеп организмда биохимик реакцияләр каскады эшли башлый, моның исә шеш барлыкка китерүе ихтимал», — ди Романенко.

Табиб искәрткәнчә, черкиләр инфекция кертергә дә мөмкин. Температура күтәрелгән очракта, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, диелә РИА Новости хәбәрендә.

 Фото: pixabay.com

Чыганак:  http://atnya-rt.ru/news/me-d-ber-kish/cherki-teshlgn-urynny-ni-chen-kashyrga-yaramyy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев