Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Чәчтәге кавык куркыныч авыру симптомы булырга мөмкин

Чәчтәге кавык Паркинсон авыруының беренче симптомы булырга мөмкин.

Чәчтәге кавык Паркинсон авыруының беренче симптомы булырга мөмкин. Бу хакта әлеге авыруны өйрәнүче Британия җәмгыятенә нигезләнеп Express яза.

Сүз себореялы дерматит турында бара. Җиңел формада ул кавык рәвешендә күренә, ә авыр формасында баш тиресе кызара һәм тире дә куба башларга мөмкин.

Шул ук вакытта Паркинсон авыруы белән дерматитның бәйләнешен галимнәр әлегә әйтә алмый.

Элегрәк Америка галимнәре Паркинсон авыруы китереп чыгаручы иң киң таралган билгеләрнең берсе дип сәбәпсез тирләүне атаганнар иде.

Паркинсон авыруы – үзәк нерв системасының дегенератив авыруы.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/01-12-2020/ch-cht-ge-kavyk-kurkynych-avyru-simptomy-bulyrga-m-mkin-5786850

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев