Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Чәчләрне көн саен юаргамы?

Көн саен иртән чәчләрегезне юасыз, ә кичкә инде ул кыяфәтен югалта. Төрле шампуньнар да кулланып карадыгыз (ләкин алай эшләргә ярамый икән!); «Чәчне сирәгрәк юарга, шул тәртипкә күнектерергә кирәк», дип «акыллы» киңәш бирүчеләр сүзенә дә колак салдыгыз (монысы бөтенләй зыянлы киңәш!) – файдасы гына юк. Баш тиресе майлана, кавык, кызарулар, ялкынсынулар барлыкка килә... Тузан, пычрак, май бизләре бактерияләр өчен уңай шартлар тудыра, чәч тамырларына файдалы матдәләр эләгә алмый кала.

Бит тиресе кебек үк, баш тиресе дә төрле була. Кемгәдер чәчләрен өч көнгә бер юу да җитә, ә кемгәдер көн саен юып торырга кирәк. Чәчне матур йөртүнең үз кагыйдәләре бар. Табиб-трихологлар, дерматологлар киңәшләренә күз салыйк.

 

Шампуньны озаклап юып төшерегез!

Безнең тормыш ритмы тизлеккә корылган: бөтенесен йөгереп кенә эшләргә тырышабыз. Чәчләрне дә 2 минутта ялт кына юып чыгабыз. Ә чынлыкта агып торган су астында озаклап, 5 минут чамасы күбекләрне юып чыгарырга кирәк. Шампунь юылып бетми калса, кичкә ул чәчләр майлы булып күренә башлый.

Тукландыручы шампуньнарга караганда, гадирәкләрен сайларга кирәк.  Чистарта да, ялкынсынуларны да баса, төрле типтагы чәчләргә дә бара. Ә составындагы пантенол чәчләрне шомарта. Тукландыру үзлегенә ия шампуньнар артык куе, аны юып төшерү мәшәкатьлерәк.

 

Бальзам урынына... кондиционер  

Күпләр бальзам белән кондиционерның аермасын белми дә. Кайсы туры килә, шуны сатып ала. Бальзам тыгыз текстуралы, чәчләр өчен масканы хәтерләтә, чәч очларын тукландыра. Кондиционер – җиңел, чәчләрне ялтырата. Майлы чәчләр өчен бальзам авыр, озаклап чайкатуны сорый. Ә кондиционердагы алантоин артык майлылыкны киметә, башта 1 минут кына тотсаң да, җиңел юып төшерелә. Кондиционер да, бальзам да – чәч очлары өчен генә! Тамырларга сөртсәң, майландыра гына.

 

Башта тарарга кирәк!

Чәчне юар алдыннан сихәтләргә дә кирәк әле: яхшылап тарагыз. Берничә минут массаж ясап тору да файдалы. Шампуньне башыгызга мулдан агызмагыз. Бердән, аның күләмен чамалап булмый, икенчедән, башның аерым бер урыннарына артык концентрация эләгә. Учта күбекләп, чәчтә тигез таратырга кирәк. Сыйфатлы шампунь һәм хлорсыз йомшак су чәчләрне ефәктәй итә.   

 

Контраст душ файдалы

Чәчләрне юганда, су температурасын төшерә барып, контраст душ ясау бик файдалы. Баш тиресе микроциркуляциясен көчәйтә, матдәләр алмашын тизләтә. Чәч юуны салкын су белән чайкатып тәмамларга кирәк. Ул кан йөрешен яхшырта, чәчләр ялтырап тора башлый.

 

Кышын ешрак юарга кирәк!

Ел фасылы да чәчләрне юу ешлыгына йогынты ясый. Кыш көне баш киемнәреннән йөргәч, чәчләр тиз майлана, пычрана. Шуңа ешрак юарга кирәк була.

Фото:  pixabay.com

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/matur-bulyk/chchlrne-kn-saen-yuargamy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев