Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Чәчкәйләрең толым-толым

Озын толымлы кызларга элек-электән сокланып караганнар. Чулпыларын чыңлатып татар кызы узып киткәндә бар дөньясы нурга күмелгән. Бүгенге татар кызы чулпыларны чыңлатуын бик чыңлатмый анысы, тик озын чәчле кызларга бүген дә сокланып карыйлар. Чәчләрегезне тиз арада үстерергә ярдәм итә торган маска тәкъдим итәбез.

Өч өлеш кайнар суга бер өлеш горчица порошогы һәм бер өлеш зәйтүн яки үсемлек мае салыгыз. Катнашмага бер күкәй сарысы, бер аш кашыгы шикәр комы кушып болгатыгыз. Масканы чәч төплә­ренә сылап, башны сөлге белән чорнап куеп, ярты сәгать тотыгыз.

 

Әлеге маска бигрәк тә майлы чәчләр өчен әйбәт, ни өчен дигәндә, горчица май бизләре эшчәнлеген киметә.

 

Чәчләрегез ялтырап һәм күпереп торсын дисәгез, өч аш кашыгы кайнар суга бер аш кашыгы желатин салып яхшылап болгатыгыз да суытырга куегыз. Желатины бүртеп чыккач, аңа бер чәй кашыгы шампунь салыгыз. Чәчкә сылап, ярты сәгать тоткач, юып төшерәсез.

 

Кулларыгызга да маска ясап алыгыз. Савытка бер тамчы йод, бер аш кашыгы бал, шуның кадәр үк кастор мае һәм бер чәй кашыгы вазелин салып болгатасыз да кул тиресенә сылыйсыз. 30-40 минуттан дымлы салфетка белән сөртеп аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев