БУЛГУР САЛАТЫ
Кирәк: 5 аш кашыгы булгур, 1 баллы борыч, ярты кызыл суган, 100 грамм катырылган спаржалы кузаклы фасоль, тәменчә тоз, борыч.
Соус: 2 аш кашыгы зәйтүн мае (көнбагыш мае да ярый), 1 чәй кашыгы соя соусы, 1 чәй кашыгы бал, 1 тырнак сарымсак, ярты лимон согы, петрушка.
Эш барышы:
1. Булгурны кайнар суга салып, ризык пленкасы белән каплыйбыз. Берәр сәгатькә калдырып торабыз. Билгеләнгән вакыт узуга булгурны ашап та була. Теләсәгез, 1-2 минут кайнатып алыгыз. Тишекле чүмечкә салып, суын агызабыз.
2. Спаржалы кузаклы фасольне җебетәбез. Кыйгачлап турыйбыз һәм әз генә зәйтүн мае салынган табада 2 минут дәвамында кыздырабыз.
3. Борычны төшләреннән арындырыбыз һәм вак шакмакларга турыйбыз.
4. Суганнны ярымбоҗралар рәвешендә юка итеп телемлибез. Агып торган салкын суда юып алабыз.
5. Барысын да бер савытка салабыз.
6. Соус әзерлибез:
Чынаякка зәйтүн мае, соя соусы, сытылган сарымсак, бал салабыз. Ярты лимон согы өстәп болгатабыз.
7. Салатыбызга соус агызабыз. Тоз-борыч сибеп болгатабыз.
8. Салатны петрушка яфраклары белән бизибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев