Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Бу җимешләрнең файдасы нидә икән?

Сезонында карбыз белән кавынны ашап калырга кирәк. Алар сәламәтлек өчен файдалы. Организмны шлаклардан һәм токсиннардан чистарталар.

Кавында серотонин (бәхет гормоны) бүленеп чыгуга ярдәм итүче матдә бар. Шуңа да аны ашагач кәеф күтәрелә. Ул шулай ук иммунитетны ныгыта, матдәләр алмашын яхшырта, баш мие тартмасы эшчәнлеген арттыра, хроник ялкынсынулы авыруларга каршы көрәшә. Җимештә тимер күп. Төше цинкка бай. Ирлек көчен арттырырга теләгәндә, кавынның кипкән төшен изеп, көнгә 3 тапкыр 1әр чәй кашыгы кабул итәләр.

Карбызда исә ашкайнату процессын җайга салучы клетчаткалар, җиңел эшкәртелә торган углеводлар, С, В1, В3, РР витаминнары, магний, калий, тимер, марганец, никель бар. Карбызны бөер авырулары вакытында бәвел кудыручы чара буларак кулланырга киңәш итәләр. Кабыгы баш өянәгеннән котылырга булыша. Аның өчен юеш ягын чигәгә куеп 20-30 минут тоталар.

Кавын белән карбыз косметологиядә дә кулланыла

Кавын.

Йомшагы А витаминына бай. Ул тирене йомшарта, шома итә, чәчне сәламәтләндерә. Аның өчен кавынны биткә сөртергә һәм кабыгын тирегә ышкырга кирәк. Кавын агарту үзлегенә ия. Сипкел һәм пигмент таплар булганда файдалы. Согын, 1:1 нисбәтендә сөткә кушып, коры тирегә сөртәләр. Аны чәч төбенә ышкырга да мөмкин. 20-30 минуттан шампунь белән юалар. Процедураны атнага 2-3 тапкыр кабатлау зарур.

Карбыз.

Җимешнең йомшагы белән төшеннән чистартучы һәм туендыручы битлек ясарга мөмкин. Карбызның төшен иттарткычтан чыгаралар һәм бераз гына кайнаган су өстиләр. Барлыкка килгән катнашманы 10-15 минутка биткә сөртәләр. Юып төшергәч, бит тиресенең нәфисләнгәнен сизәрсез. Карбыз согыннан лосьон һәм тоник ясарга була. Аның өчен сокны катырырга һәм барлыкка килгән боз белән бит тиресен ышкырга кирәк. Мондый чара теләсә нинди тиренең тонусын күтәрә.

Карбыз яки кавын белән агуланганда

Ашыгыч ярдәм килгәнче ашказанын чистарту шарт. Аның өчен күп итеп содалы су эчәләр һәм тел төбенә басып косалар. Шуннан соң мәтрүшкә, бөтнек яки арыслан койрыгы үләне салынган чәй эчәләр. Дөге яки солы төнәтмәсе кулланырга да мөмкин. 3 көн бернәрсә дә ашамаска, ә сохари белән генә тукланырга киңәш ителә.

Игелек.ру сайтыннан алынды

Фото 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев