Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Бу 6 гадәттән арынырга кирәк

Сүз – совет кешеләренә хас гадәтләр турында. Буыннан буынга күчеп килә инде алар. Шул гадәтләрдән арына алмаучылар турында.

1. Иске әйберләрдән аерыласы килмәү

 Совет кешеләре бигрәк сакчыл булган инде! «Еллар буе хезмәт иткән әйберне чыгарып ташлыйлар димени?!» – дип үҗәтләнеп, ватык үтүкне йә тузан суырткычын һаман антресольләргә тыгып кую ягын карыйлар. Ремонтлатып алсаң, тагын бер-ике ел эшли әле, янәсе. Модасы чыккан күлмәкләр, иске савыт-саба, банка капкачлары...

2. Башкалар фикеренә бәйлелек

Башкаларга ошау һәр кешегә сеңдерелгәндер инде ул. Советлар Союзында тәрбияләнгәннәрдә бу сыйфат аеруча көчле бугай. Социаль челтәрләргә керсәң, үз фотоларына куелган лайкларны санап, үзләренә пиар ясавын күрәсең. Чит кешеләр фикереннән арына да белергә кирәк. Гел башкалардан хуплау көтеп тормагыз. Үз башыгыз белән уйлап эш итегез.

3. Мактауларны кабул итә белмәү

Үзең турында әйбәт сүзләр ишетү кемгә дә күңелле. Ләкин күпләр андый мактаулардан уңайсызлана, аклана башлый. Комплиментның кыйммәте югала. Мондый чакта кыенсынып, авыз эченнән ботка пешереп тормагыз. Комплимент өчен рәхмәт әйтә белергә кирәк.

 4. Запас җыярга һәвәслек

Товарлар, азык-төлек дефицит чакта халык шуларны җыйды. Кешеләр метрлап сөлге-тукымалар, урын-җир әйберләре, кер юу порошоклары, сабындыр, ярмадыр ише әйберләрне озын чиратларда торып алып кайтып, өйләрен складка әйләндерде. Күпләп алып кую, бер яктан, әйбәттер, бәлки: кат-кат кибеткә чыгып йөрмисең. Ләкин чаманы да белергә кирәк. Азык-төлек искерә, ярма-оннарга көя төшә...

5. Мул табыннар

 Совет чорында туйларга, туган көннәргә бөтен туган-тумачаны, күршеләрне, бергә эшләгән кешеләрне җыеп, мул табыннар әзерләп кунак иткәннәр. Бу үзенә күрә ерак туганнар белән күрешеп алу, күршеләр, эштәгеләр белән башка шартларда аралашу өчен бер җай булган. Чит илләрдә кунакларны нигъмәтләрдән сыгылып торган өстәлләр әзерләп каршыламыйлар. Аны әзерләү өчен шактый хезмәт куела, вакыт китә. Бик якыннар белән генә ресторан-кафеларда утыралар. Европа илләрендә һәркем үзе өчен үзе түли.

 6. Өй киемнәре турында...

Һәркемнең бик озак яратып кигән киемнәре була. Тузып бетсә дә, кайберәүләр шуны ташларга жәлли: өй тирәсендә кия башлый. Тузган икәнен өйдәгеләр генә белә бит. Ләкин өйдә дә матур йөрергә кирәген истән чыгармаска кирәк. Бу бигрәк тә хатын-кызларга кагыла. Хатыны урамда гына түгел, өйдә дә җыйнак, матур киемнән йөрсә, ир-ат башкаларга карамый.

Фото: pixabay.com/

Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/belms-bel/sovet-chorynnan-kalgan-nachar-gadtlrdn-arynabyz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X