Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Бөтнектән әзерлибез

Бөтнектән төрле рецептлар

Кайнатма

Бик тәмле, күңелләрне күтәреп, кәефләрне ачып җибәрә торган кайнатма рецепты өйрәтик әле үзегезгә. Ясап карагыз, һич тә үкенмәссез.

Кирәк:

* 250 г бөтнек (мята перечная) сабаклары һәм яфраклары;

* 1 лимон;

* 300 г шикәр комы;

* 0,5 л су.

Эш барышы:

Бөтнекне юып, вак итеп турыйбыз. Лимонны да вакларга кирәк булыр. Барысын бергә кәстрүлгә салып, өстеннән 0,5 л су коябыз. Кайнатып чыгарып, уттан алабыз да, бер тәүлеккә суыткычка куябыз. Икенче көнне, суын сөзеп, шуңа шикәр комы кушабыз һәм янә утка куеп, кайнатып чыгарабыз. Пыяла банкаларга кайнар килеш агызып, калай капкач белән томалыйбыз.

Лимонад

Җәй көне балаларны сыйлау, үзегез дә сыйлану өчен менә бу эчемлекне әзерли аласыз. Сусауны да шәп баса, витаминнары да үзендә.

Кирәк:

* 6-8 лимон;

* 6-8 стакан чишмә суы;

 * 1-1,5 стакан шикәр комы.

Эш барышы:

Лимонны әйбәтләп юып, сутын сыгабыз. Кувшинга лимон суты, чиста су һәм шикәр комын салып, шикәре эреп беткәнче яхшылап болгатабыз. Күңеле ачыракны теләүчеләр лимон сутын күбрәк, шикәрен азрак куша ала, баллы яратучылар исә, киресен­чә. Шушы ук эчемлекне бөтнек һәм лимон кабыгы кушып та ясарга була. Аның өчен: кайнап торган суга шикәр, бер уч бөтнек, һәм ваклап туралган лимон кабыгы салып, шикәр эреп беткәнче 1-2 минут кайнатабыз да, уттан алып, ярты сәгать төнәтә­без. Суынгач, сөзеп, лимон суты һәм чиста су өстибез.

Хуш исле боз

Боз катыра торган контейнерның һәр шакмагына икешәр кура җиләге һәм бөтнек яфрагы салып, чиш­мә суы (фильтр аша чыгарылганы да ярый) агызабыз да, туңды­рырга куябыз. Кыш көне шуны җиләкле-бөтнекле боз шакмагын салып чәй эчәр­без. Хуш исле булуы өстенә, кайнар чәйне суытыр өчен дә менә дигән ул.


Фото: yandex.ru

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/index.php/news/desert/btnektn-zerlibez

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев