Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Брокколи – стресска каршы иң яхшы яшелчә

“Интертат” сайтында узган ел ахырында #сәламәтлек ябыгу# матурлык# марафоны булды. 21 көн дәвамында табиб, Россиянең интегратив һәм картаюга каршы медицина ассоциациясе әгъзасы Энҗе Кадыйрова сәламәтлеккә зыян китермичә генә ябыгу буенча киңәшләр бирде. Табибның брокколи кәбестәсе белән бәйле киңәшләрен тәкъдим итәбез.

Табиб әйтүенчә, күңел төшенкелеге күзәтелгәндә яшел төстәге яшелчәләр ашарга кирәк. Яшел төс нервларны тынычландыра һәм арыганлыкны бетерә. Шуңа күрә ул стресска каршы иң яхшы чара булып тора. Күңел төшенкелегеннән коткарырга ярдәм итүче иң яхшы яшелчә булып брокколи санала.

Брокколи кәбестәсе диетик продуктлар исемлегенә керә. Ул шикәр авыруыннан интегүчеләр өчен аеруча файдалы, организмда яман шеш күзәнәкләрен дә булдырмауда да әһәмияткә ия. Аның составында матдәләр алмашын яхшыртырга сәләтле витаминнар бар.

Брокколида фолий кислотасы, кальций һәм В, А, РР, С, К төркеменә керүче витаминнар күп. Минераллар – селен, тимер, натрий, йод, цинк, кремний, магний һ.б. бар. Аксымнарның күләме буенча брокколи кәбестәсе ит белән йомырканы да уздыра. Шуның өчен аны даими кулланырга мөмкин, ул тиз үзләштерелә һәм организмны файдалы матдәләргә баета.

Диетологлар ябыгырга теләүчеләргә туклану рационына брокколи кәбестәсен кертергә киңәш итә. 100 г брокколида 34 ккал гына энергия бар. Шулай ук ул йөрәк мускулларының эшчәнлеген җайга сала, организмнан артык сыеклык һәм холестеринны чыгара. Ашкайнату процессын көйли, иммунитетны ныгыта, каты авырудан яки операциядән соң тернәкләнергә ярдәм итә, артрит үсешен булдырмый кала, инфаркт һәм инсульт булдырмый кала.

Брокколи кәбестәсенең зыянлы яклары хакында да истә тотарга кирәк. Аны чамадан тыш кулланган очракта ашказаны асты бизе авырулары кискенләшергә мөмкин. Варикоз авыру вакытында да аны кулланырга киңәш ителми. Шулай ук ашказаны һәм уникеилле эчәктә хроник авырулар булган кешеләргә дә сак булырга кирәк.

 Брокколи кәбестәсеннән җиңел салат рецепты.

400 гр пешкән брокколи кәбестәсе һәм пешкән тавык ите, 150 гр консервланган фасоль, 100 гр зәйтүн мае, 200 гр гөмбә (шампиньон), 2 тозлы кыяр кирәк була.

Эш барышы: Тавык итен һәм брокколи кәбестәсе белән тозлы кыярны саламлап турарга. Шампиньон гөмбәсен майда кыздырырга. Соңыннан фасоль өстәргә. Барысын бергә кушып, тәменчә тоз өстәргә, зәйтүн мае салып болгатырга. Салатны яшел тәмләткечләр белән бизәргә була. Ризыкның калориялеге - 250 ккал. Аннан өч порция килеп чыга.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/society/s-lam-tlekk-zyyan-kiterm-slek-itep-nichek-yabygyrga/

Фото https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев