Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Бәрәңге согының нинди файдасы бар?

Шикәр авыруы булганда яшь бәрәңге согы шикәр микъдарын киметә.

Бәрәңге согы шактый авырулардан дәва була. Бу турыда «Спутник» сайтында язылган.

 

Чи бәрәңге согы йөрәкне, иммунитетны ныгыта, ашкайнату тракты эшчәнлеген яхшырта, сару кайнауны бетерә, тән тиресен матурайта. Анда витаминнар һәм минераллар күп була.

 

Бәрәңге согы ашказанына файдалы. Аның лайлалы тышчасын сәламәтләндерә, сару кайнауны җиңеләйтә. Бәрәңге согы составындагы селте кислота рефлюксын киметә һәм гастритны җиңеләйтә. Ашказанында җәрәхәт булса да, бәрәңге согы ярдәм итә.

 

Бәрәңге согы бавырга файдалы. Аның составындагы матдәләр токсиннарны ябыштырып алып чыга, бавырны чистарта.

 

Шикәр авыруы булганда яшь бәрәңге согы шикәр микъдарын киметә, организмга уңай йогынты ясый.

 

Бөерләргә дә бәрәңге согы файдалы. Аның составындагы калий бөерләр эшчәнлеген яхшырта.

 

Бәрәңге согы йөрәккә дә яхшы була. Калий булу сәбәпле, ул артерияләрне холестерин төеннәреннән чистарта, йөрәк кан килүне яхшырта.

 

Бәрәңге согы яраларны дәвалый, ялкынсынуга каршы тора. Пешкәндә, киселгәндә бәрәңге белән яраларны дәвалап була.

 

Бәрәңге согы антикосидант булып тора. Ул организм күзәнәкләрен сәламәтләндерә, радионуклеидларны чыгара.

 

Артериаль кан басымын нормага китерә.

 

Бәрәңге согы белән биттәге тирене дә чистарталар.

 

Бәрәңге согы белән дәваланыр алдыннан, һичшиксез, табиб белән киңәшү таләп ителә

Фото: pixabay.com/

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев