Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Бүлмә гөлләре төбенә лавр яфрагын ник салалар?

Бу ашламаны 1 айга бер тапкыр гына сибәргә ярый.

Бүлмә гөлләре яшеллектә утырсын, матур иттереп чәчәк атсын өчен, аларның төбенә лавр яфрагы салырга кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Лавр яфрагының антисептик һәм антибактериаль үзлекләре бар. Шудай ук ул В, А һәм С витаминнарына, калий, магний, кальций, фосфор, тимер, натрий, цинк матдәләренә дә бай. Лавр яфрагында аш серкәсе һәм кырмыска кислотасы да була. Алар үсемлекләрне үсәргә стимуллаштыра.

Моның өчен 4 лавр яфрагын 1 литр җылы суга салыгыз, температурасы 70 градус чамасы булсын. 3-4 сәгать төнәтегез. Бу төнәтмәне яфракларга сиптерергә дә, гөл төбенә салырга да була.

Лавр яфрагы белән ашламаны 1 айга бер тапкыр гына сибәргә ярый, диелә хәбәрдә.

 

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев