Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Бит тиресен боза торган төп продуктлар

Бит тиресенең шома, матур булуын кем генә теләми. Ләкин бетчәләр, ялкынсынулар, кара нокталар яшүсмерләрне генә түгел, урта яшьтәге, хәтта олыгая барган кешеләрне дә борчый. Әлбәттә, тән тиресенең торышы гомуми сәламәтлек, аеруча ашкайнату органнарының сәламәтлеге белән бәйле.

Моннан тыш, кайбер продуктлар да ашкайнату процессын бозарга һәм шуның белән тән тиресендә проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Шулай итеп, бит тиресенең төп «дошманнары» булган продуктлар:

ак күмәч, батон, ак оннан пешерелгән камыр ризыклары;

шикәр;

шоколад:

кока-кола, фанта, пепси ише газландырылган баллы сулар;

баллы тәм-том;

сыер сөте;

сыер сөтеннән әзерләнгән ризыклар: сыр, сметана, эремчек һәм башкалар;

индивидуаль аллерген ризыклар (кемгәдер балык, кемгәдер тавык ите килешмәскә мөмкин).

Шушы ризыкларны берничә атна кулланмый торып, нәтиҗә ясарга була. Бераздан үзегезгә кайсы ризыкның килешмәвен үзегез үк ачыкларсыз. Мәсәлән, кемгәдер сөт ризыкларыннан йогырт, сыр, эремчек килешә, ә менә яңа сауган сөт куллангач, биттә бетчәләр барлыкка килә.

Баллы тәм-томнан баш тартуы кайчак бик авыр. Печенье, пирожноеларны, шоколадлы конфетларны кипкән җиләк-җимеш, бал, чикләвек, какао белән алыштырырга мөмкин. Ә ак оннан пешкән күмәчләр урынына чистартылмаган бөртектән (цельнозерновой) тарттырылган оннан әзерләнгәнен сайлагыз.

Өйдә баллы тәм-том булса, чәй эчкәндә алар өстәлгә чыкмый калмый. Эксперимент вакытында андый ризыкларны, гомумән, сатып алмый торыгыз. Бу сезнең өчен генә түгел, гаилә кешеләрегез өчен дә файдага гына.

Фото: pixabay.com

Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/belms-bel/bit-tiresen-boza-torgan-tp-produktlar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев